Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Безнекеләр!

Җиңүгә омтылыш көчле!

“Робот техникасы” берләшмәсенә йөрүче балалар һәр ярышта призлы урыннар ала

10-12 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә “ТехноПатриот” исемле республикакүләм ярышлар үтте. Анда Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Теләче, Яңа Чишмә, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Спас, Саба һәм Мөслим районнарыннан урта мәктәптә, көллияттә һәм югары уку йортларында укучы 16-18 яшьлек егет-кызлар катнашты.

– Татарстанның 12 районыннан килгән яшь инженерлар катлаулы трассаларда күнекмәләр, сынаулар үтте. Проект инженерларча фикерләүне үстерү, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты, – ди “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдртдинов.

Бәйгедә Мөслим данын “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Робот техникасы” берләшмәсенә йөрүче лицей укучылары яклады. “Марафон НРТК” дисциплинасының “Воля к победе” номинациясендә Илья Лошкарев икенче урынны яулады. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр бирелгән. “Укучыларыбыз һәр бәйгедән җиңүләр белән кайта. Аларның җиңүе – район өчен дә горурлык!” – ди Аяз Бәдртдинов.

– Илья улым кечкенәдән роботлар, дроннар ясау белән мавыга. Илья 1 класстан ук “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Робот техникасы” берләшмәсендә шөгыльләнә. Беренче роботын 7 яшендә ясады. Балалар бакчасына йөргәндә үк пазллар, конструкторлардан төрле әйберләр җыярга ярата иде. Бүген улыбыз Мөслим лицееның 8 сыйныфында белем ала. Мавыгуы бик көчле, роботларны тере җан ияләре итеп хис итеп, шуларга бәйле яңалыклар ача. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнү бик ошый. Җиңүләре, уңышлары алдагы биеклекләр өчен трамплин булып тора, дип уйлыйм. Улым киләчәктә укуын шушы юнәлештә дәвам итәргә тели, – ди әнисе Нәфисә Лошкарева.

“Камский Артек” лагеренда узган чара чын мәгънәсендә истә калырлык булган. “Уникаль белем бирү экосистемасы булачак инженерларны һәм пилотсыз системалар операторларын әзерләү өчен технологияләрне, гамәли күнекмәләрне һәм патриотик кыйммәтләрне берләштерә”, – ди ярышны оештыручылар. Чарада катнашучылар пилотсыз технологияләр булдыруда һәм алар белән идарә итүдә сәләтләрен күрсәтеп кенә калмаган, тәҗрибә дә уртаклашкан.

– Татарстанның төрле районнарыннан килгән 34 команда җир өсте пилотсыз системалары белән идарә итү һәм инжиниринг буенча ярышты. Ярышлар каршылыклы трассада узды. Катнашучылар роботлар белән идарә итүнең база күнекмәләрен, пространстволы фикер-
ләүне, координацияләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Чараның төп максаты – уен формасы һәм көндәшлек рухы аша яшүсмерләрне технологияләр белән кызыксындыру, техника белән эшләү нигезләренә өйрәтү һәм инженерлык эшчәнлегенә кызыксыну уяту. Моннан тыш, “Кама Артегы” үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Үткәнгә куар-код” квесты да үткәрде, – ди Аяз Бәдртдинов.

– Биш мәйданчыкта узган ярышлар бик кызыклы булды. Полигонда, мастер-классларда, музейда автомат җыю һәм сүтү күнегүләрендә, шулай ук пилотсыз системалар белән идарә итүдә ярышу бик ошады, – ди Илья Лошкарев.

Фото – Илья Лошкаревның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев