Иң актив райондашларны ачыклыйбыз
Иң күп яктыртылучы темалардан чыгып, быел газетада иң күп телгә алынган райондашларыбызны билгеләп үтәргә булдык
Иң күп яктыртылучы темалардан чыгып, быел газетада иң күп телгә алынган райондашларыбызны билгеләп үтәргә булдык. Күркәм гамәлләренә, матур эшләренә бәйле волонтерлар Рузәл Минһаҗев һәм Людмила Игошева, игелекле эшмәкәр Илгиз Исламов, Мөслим лицее укытучысы Лилия Нуриева, актив тормыш алып баручы гаилә буларак, Ләйсән һәм Ларис Бариевлар еш телгә алынган. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева, Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов һәм ДАИның район бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов, мәгълүмат чараларында исемнәре еш күренүдән тыш, үзләре дә журналистлар белән даими элемтәдә торды. Мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүчеләрне аерым билгеләп үтәбез. Алар – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев, эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлфирә Сабирова, янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Вильям Тайбактин һәм әледән-әле кызыклы язмалары белән сөендереп торучы мәгариф ветераннары Гөлфия Мөхәммәтгәрәева белән Рәмилә Дәүләтова. Афәрин, райондашлар! Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт! Шулай дәвам итегез!
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев