Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туган якны өйрәнәбез

Районыбызда тарихи, истәлекле урыннар аз түгел, шуларның берсе – бакыр базлары.

Балаларда туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары белән Ольгино авылы янындагы бакыр базларын өйрәнергә булдык. Укучылар Рамазан Галиев һәм Данил Мәүлиев белән әлеге рудникка бардык. 
Экспедициягә без 2021нче елның 5 октябрендә бардык. Бикмәч авылында яшәүче Николай Николаев безгә җирлекнең һәм бакыр базларының тарихын сөйләде, үзе төзегән музейны күрсәтте. Кызыклы экспонатлар белән танышканнан соң, урманга кузгалдык.
Керү урынында мәгарәнең биеклеге – 185 сантиметр, киңлеге 170 сантиметр тәшкил итә. Бакыр руднигыннан руданы арбаларда чыгарганнар, дигән фикер туа. Биредә ярканатларның яшәве дә мәгълүм булды.
Тикшерүләрне тәмамлаганнан соң, фотога төшерү һәм тасвирлау ысулын кулланып, шахтаны визуаль рәвештә өйрәндек. Руданы өйрәнү өчен бакыр базының төрле урыннарыннан материаллар алдык. Экспедициядән онытылмаслык тәэсирләр белән кайттык.
Мондый тарихи объектларны өйрәнү нәтиҗәләрен тарих һәм география дәресләрендә, сыйныфтан тыш эшләрдә, булачак музей материаллары буларак кулланырга мөмкин.
Без өйрәнгән бакыр базы Ольгино һәм Бикмәч авылларының гына түгел, Мөслим районының визит карточкасы булырга тиеш.
Бу урын районыбызның йөзен, Ватаныбызның тарихын күрсәтә.
Ренат Хаҗиев, Г. Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе укытучысы.

Фото - Р.Хаҗиевның шәхси архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев