Статуслар ни сөйли?
Кайберәүләр бөтен тормышын социаль челтәрләрдә, статусларда яктыртып бара
“Акыллы хатынның тормышы – эчендә, ә иләснеке – статусында” дигән язу, берара бөтен кешенең статусларында урын алып, күпләрне уйларга мәҗбүр итте. Чыннан да, соңгы елларда, телефонда аралашу чатлары барлыкка килгәч, кешеләрнең яшәү рәвеше 180 градуска яңа борылыш алды.
Аралашу, сөйләшү, үзара мөнәсәбәтләрне хәл итү күпкә җиңеләйде, чөнки язышу җайлырак булып чыкты. Иртән таң сызылуга “Хәерле иртә” дип башланган матур рәсемнәр, тәүлек дәвамында “Хәерле көн”, “Хәерле кич”, “Хәерле төн” дигән сәламләү открыткалары белән алышынып кына тора. Ул туган көн булса, берни эшләмичә диван башында котлаулар укып кына утырырга кирәк. Әле аның шунысы кызык: камыр басасыңмы, кер уасыңмы, савытлар юасыңмы, бәрәңге чүплисеңме – телефонга “чылт” итеп килеп төшкән хәбәрне тизрәк ачып уку мәҗбүри эш кебек. Ярар, өйдә бер хәл инде, анысы – синең шәхси тормыш. Күпләр бит эш урынында да шул телефоннан аерыла алмый. Кем янына керсәң, кулында – телефон, сиңа күтәрелеп тә карамый. Миңа караганда җитдирәк мәсьәләләр хәл итәсе бардыр дип, сабыр гына көтеп торырга кала инде. Ярар, монысын әдәпсезлек дип тә кабул итәргә була, ихтирам, игътибар кебек әхлак кагыйдәләрен бозу дисәк тә, ялгышмабыз, ләкин, ни генә булмасын, җәмгыятьнең артка тәгәрәвен һәм бу вәзгыятьнең көннән-көн начарлана баруын телефонга сылтап калдыру дөрес булмас кебек.
Сүз башыбыз “статус” турында иде бит. Статус – латинчадан тәрҗемә иткәндә, кешенең җәмгыяттәге урыны дигәнне аңлата. Мессенджерлардагы статус нәрсәсе белән файдалы һәм нәрсәсе белән зыянлы соң? Кайберәүләр көн дәвамында ятканын, торганын, барганын, кайтканын, пешергәнен, ашаганын үзләренең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында, статусларында яктыртып баралар. Нәрсә пешергән, нәрсә үстергән, нинди күлмәк сатып алган, ни ашаган, ни ташлаган – барысы да шунда! Әлбәттә, боларның кайберләре кем өчендер файдалы да булырга мөмкин, ләкин бөтен тормышыңны кеше күз алдына чыгарып салу дөрес гамәл түгел, минемчә. Бигрәк тә, балаларның фотосурәтләрен анда урнаштыру яман күзләр өчен мишень булып тора. Сабыйлар бигрәк матур шул, сокланмыйча гына карый торган түгел, бөтен кеше дә “СөбеханАллаһ” дими. Хәтта әзерләгән ризыгыңа да күз тияргә мөмкин икән бит! Ә без тозлаган кыярларыбызны, кайнаткан компотларыбызны, җыйган җимешләребезне шунда эләбез.
Сүз дә юк, статусның уңай яклары да күп: күпләреннән нәрсәгә дә булса өйрәнәсең, гыйбрәт аласың, үзеңнеке белән чагыштырасың, тормыш тәҗрибәсе туплыйсың. Соңгы арада кайберәүләр, төрле компанияләр җитештергән продукцияне сатып, кече бизнес алып баралар. Ул продукцияне статусларында яктыртып, бушка гына реклама ясыйлар, аларның сыйфаты, файдасы турында аңлаталар. Бер караганда, файдалы яклары да күп, ләкин бөтен кешедән дә шул ук сүзләрне ишеткәч, туйдыра да башлый.
Миңа акыллы фикерләр, мәгънәле цитаталар, матур җырлар, кызыклы видеоязмалар ошый. Аларны карап, үзем өчен яңалык, файдалы киңәшләр туплыйм. Күбесен үземдә саклап барам. Русча язмаларны татарчага әйләндереп, үземә дә эләм. Мин күбрәк кешеләр өчен файдалы, нәрсәгә дә булса өйрәтә торган мәгълүмат куярга тырышам. Әлбәттә, күңел сөенгәндә, җан елаганда туган шигырь юлларын да “статус”ка элеп барам һәм күп кенә дусларымнан җылы сүзләр дә ишетәм.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: һәр кешенең шәхси тормышы бар, тик ул бөтен кешегә таралырга тиеш түгел. Әлбәттә, сөенеч белән дә, көенеч белән дә уртаклашасы килә, ләкин... Шуңа, хөрмәтле райондашлар, “статус”ка яңалык элгәнче, аны кат-кат энә күзеннән уздырсагыз иде.
Миләүшә Хәсәнова, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев