Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Җирләр, илләр гизеп...

“Идел – Җаек – Каспий буе тарихи-мәдәни зонасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман” Х Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумыннан алган тәэсирләр

Кешеләр борын-борыннан сәяхәт иткән. Үзләре яшәгән җирдән ерак китеп, чит җирләрдә булганнар, анда күргәннәрен, кайткач, калганнарга сөйләгәннәр. Шулай итеп, яңадан-яңа җирләр, материклар ачылган, дөньяны күзаллау формалашкан. Әлбәттә, минем сәяхәтем ул чорлардан аерыла: яңа җирләр ачмадым, ләкин йөргән җирләрем, күргән-ишеткәннәрем, татарлар яши торган төбәкләр, милләттәшләребезнең уй-гамәлләре, яшәү рәвешләре күңелемдә җылы урын алды. Халкыбызның үткән тарихына кагылышлы, минем өчен яңа булган мәгълүмат татарлыгым өчен горурлыгымны арттырды.

Бөтендөнья татар кон-грессы Башкарма комитеты төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне барлау, аралашу, үзара ярдәмләшү, халкыбызның тарихын өйрәнү, туган телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, аларны буыннан-буынга тапшыру юнәлешендә күпкырлы эш алып бара. Үзебезнең Мөслим районында бергәләп үткәргән чаралар да шуны раслый. Моның өчен Бөтенроссия авыл сабантуе, Бөтенроссия каз өмәләре, Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясен телгә алу да җитәдер.

17-28 сентябрь көннәрендә “Идел – Җаек (Урал) – Каспий буе тарихи-мәдәни зонасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман” Х Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы узды. Аны татарлар тупланып яшәгән Идел буе һәм Көнбатыш Казахстан төбәкләрендә фәнни-гыйльми учреждениеләр, төбәкчеләр, татарларның өлкә, шәһәр иҗтимагый оешмалары, Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы белән берлектә, иганәчеләр, төбәкләр, муниципаль районнар, дәүләт структуралары ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төбәкчеләр белән эшләү комитеты үткәрде. Әлеге чарадан алган тәэсирләремне сезнең белән дә уртаклашырга булдым. Форум Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы һәм Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән Күренекле шәхесләр елы кысаларында оештырылды.

Рушат Солтанов,Татарстан халыклары  ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.

Фото – Р.Султановның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев