Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

5 декабрьдә Казанның «Татнефть Арена» Боз сараенда Яңа ел бәйрәме узды

Татарстанның барлык почмакларыннан 17 меңгә якын иң актив, уңышлы һәм талантлы балаларны үз әйләнәсенә җыйды

Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән 25 декабрьдә Казанның "Татнефть Арена" Боз сараенда үткәрелгән Республика Яңа ел чыршысы быел да Татарстанның барлык почмакларыннан 17 меңгә якын иң актив, уңышлы һәм талантлы балаларны үз әйләнәсенә җыйды.Алар - уку отличниклары, иҗади һәм спорт конкурсларында, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүче призерлар, республиканың яшьләр сәясәтен үстерүгә көн саен өлеш кертүчеләр! Шуларның берничәсе ТР Рәисе белән очрашуга барды. Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары булу – икеләтә күңелле! Аларның тормыш куйган сынаулар алдында каушап калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, алга омтылулары сокландыра.Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелган укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм тормышта һәр укучыга үз урынын табуын теләде. “Иң мөһиме - артка чигенмәскә һәм бирешмәскә!”- диде ул.Үрләр яулау – җиңел түгел. Р.Миңнеханов белән очрашуда катнашуым - куйган максатларыма кыю атлавым, тырышлыгым нәтиҗәсе. Яңа ел бәйрәме алдыннан бу очрашу минем өчен, чыннан да, серле могҗизага тиң. Яңа елны могҗиза бүләк итә диюләре хак икән, мин бүген әнә шул бәхеткә тиендем!Тылсымлы бизәкләргә бай Яңа ел бәйрәменең онытылмас мизгелләре безнең күңелләрдә озак сакланыр.Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, "Илһам" Бөтенрәсәй яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесендә Гран-при иясе Аделя Низамова.

Фотолар – А.Низамованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев