Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Зират йорты төзелде

Бүләк авылында зират йорты ачылды.

– Зиратларның торышына беркем дә битараф булырга тиеш түгел. Бүләк авылы халкы да мәңгелек йортны тәртиптә тота. Авылда һәм читтә яшәүче якташлар белән берлектә 318 мең сум акча җыеп, зират йорты төзедек. Биредә гүр иясе булган якыннарыбыз рухына дога кылырга була. Зират йортын ачкан көнне 75 яше тулу уңаеннан авылдашыбыз – шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Наис Гәмбаровны искә алдык. Бу көнне читтә яшәүче якташларыбыз да кайткан иде. Безне бергә туплап, изге гамәлләр кылган якташыбыз – Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Рәйсә Ямаевага рәхмәтебез зур. Зират йортын төзүдә катнашкан ир-егетләрнең тырышлыгы бәяләп бетергесез. Бу көнне авыл уртасында зур Коръән ашы үтте. Табын әзерләп, кунакларны, авылдашларын хөрмәтләгән хатын-кызларның игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. “Әлеге эшләргә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!” – диләр бүләклеләр.

Фәрсия Мирхәйдарова, Мөслим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев