Осталык дәресе үткәрелгән
Балалар танылган кешеләрнең портретларын ясадылар
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Эльмира Галиева "Пушкин картасы" проекты кысаларында Мөслим лицееның 9а сыйныфы укучылары өчен традицион булмаган рәсем техникасында "Басма графика : Диатипия" дип аталган осталык дәресе уздырган."Балалар танылган кешеләрнең портретларын ясадылар. Диатипия техникасында гаҗәеп рәсемнәр ясарга, иҗади сәләтләрне ачарга һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алырга мөмкин", - дип язалар сәнгать мәктәбеннән.
Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев