Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Гимназиядә китапханә сәгате оештырылды

Балалар язучысы Николай Носовның туган көне уңаеннан укучылар белән очрашу оештырылды.

2023 елның 23 ноябрендә балалар язучысы, драматург, киносценарист, әсәрләрендә малайлар һәм кызларның берничә буыны үскән Николай  Носовның тууына 115 ел тула. Шушы уңайдан район үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим гимназиясенең 2б сыйныф укучылары өчен "Николай Носовта кунакта" дигән китапханә сәгате оештырдылар. Китапханәче укучыларны язучының танылган әсәрләре, аның төп герое, кеше ышанмастай хәлләр уйлап чыгаручы Белмәмеш  һәм аның дуслары белән таныштырды. Белмәмеш турында  хикәяләр - төрле яшьтәге балалар өчен искиткеч китап. Ул дуслыкны кадерләргә, яхшы эшләр башкарырга, үзеңне дөрес тотарга өйрәтә. Шулай ук балалар игътибарына "Балаларга багышланган талант" дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Фото - район үзәк китапханәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев