Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Яшьләр нигә авылда калмый?

– “Авыл утлары” газетасында “Яшьләр нигә авылда калмый?” исемле язма чыкты

Мөҗәһидан Мортазин. Исәнсеф:

– “Авыл утлары” газетасында “Яшьләр нигә авылда калмый?” исемле язма чыкты. Совет заманында, 10 классны тәмамлагач, яшьләр авылда калып, терлекчелектә эшләде. Өчәр гектар чөгендер, бәрәнге-кишер ала идек. Авыллар гөрләп торды. Үскәндә олы юл буеннан шешә җыеп – сабын, сөяк, чүпрәк-чапрак, кәгазь җыеп тапшырып, китап-дәфтәр ала идек. Колхоз хезмәт хакын бик аз түләде. Аз булса да җитте, чөнки продукция очсыз иде. Хәзер яшьләргә авылда эш юк, эше булса да, акчаны бик аз түлиләр. Әйбер хакы көн саен арта. Авылда концерт-спектакльләр күрсәтелми, мәктәп, балалар бакчасы юк. Элеккеге кебек уеннар оештырылмый. Аннан үзебез дә яшьләрне бик иркенгә җибәрдек: печән чабулар бетте, барысын да техника эшли. Мал тотуның файдасы юк, чөнки сөт бәясе түбән. Ә бер кип печән 2 мең сум тора, фураж тагын да кыйммәт. Йон, тире җыючы юк, чүплеккә ташлыйбыз. Ә яшьләр җиңел генә эшләп, күп итеп акча алырга тели.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев