Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Бәрәңге алдык

Узган ел уңышы начар булгач, быел кадере артты бәрәңгенең.

– Үткән ел бәрәңгедән юньле-башлы уңыш ала алмадык. Елы шундый булгач (хәтерлисездер, узган ел корылык хакимлек итте), кая барасың?! Кыш буе бәрәңгене сатып алып ашадык. Күпләр орлык бәрәңгесен дә сатып алды, дип беләм. Вак бәрәңгене дә кулландык! Кадере артты бит бәрәңгенең! Быел бәрәңгене бик кадерләп үстердек. Уңыш начар булмады. Мактанырлык та түгел. Кибеттән бәрәңгегә дип ашлама алган идем. Кызык өчен дип, бәрәңгене ашлама сибеп (дөресрәге, чокырга салып) утырттык. Ходайның рәхмәте, ашлама белән үстергән бәрәңгенең уңышы бермә-бер күп! Шунысы бар: ике төрле ашлама кулландым, әмма берсенең генә тәэсире көчле булган. Нинди ашлама алганымны һәм кайсы буразнага нинди ашлама салганымны язып та куймаганмын ичмаса.

Нәзифә Шәкүрова, Мөслим

Фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев