Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Аларга бик зур рәхмәт

Исәнсеф авылында гомер итүче Шарифьянов Илмир Алабугада яшәүче абыйсы Илфак белән үзебезнең төп йортыбыз – зиратта бабасының-әбисенең, туган-тумачаларының каберләрен җыештырды.

– Исәнсеф авылында гомер итүче Шарифьянов Илмир Алабугада яшәүче абыйсы Илфак белән үзебезнең төп йортыбыз – зиратта бабасының-әбисенең, туган-тумачаларының каберләрен җыештырды. Кискән агачларны теләгән кешеләргә бирделәр: бер ботак, бер яфрак калдырмадылар. Мин үзем инде 20 ел әлеге эшне күзәтәм: болар кебек оста итеп агачларны кисүче булмады. Аларга бик зур рәхмәт. Агачларны кисүчеләр бар, кисәләр дә зират эченә өеп китәләр, яндырмыйлар да. Илфак өмәгә җыелырга бөтен авылдашларны да чакырган иде, ләкин башка кешеләр килмәде. Әзер кран барында ботакларны кисү ягын карамадылар. Бүтән вакытта кран табып булмый, дип зарланабыз. Хөрмәтле авылдашларым, игътибарлырак булсак иде! Үзебезнең төп йортыбызны карап, чистартып торыйк әле. Өмәләрдә бик әз катнашабыз, гел килмәгән кешеләр дә бар. Башка авылларда хатын-кызлар да бу изге эштә катнаша.

Мөҗәһидан Мортазин.
Исәнсеф авылы.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев