Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Хәтер җиле

Әфганстан. Бу сүзне ишетү белән күз алдына таулы-ташлы рәхимсез кояшлы Әфган җире килеп баса. Бу сүзләрне әйтү белән хәтердә “15 меңнән артык” дигән сүзтезмә яңара. Бу сүзләрне күрүгә Татарстан җирендә күпме ананың балаларын бүтән беркайчан да күрә алмаячакларына ышанмыйча, зар елауларын ишеткәндәй булабыз.

Әфганстан... Әфган җиле, Әфган ярасы, Әфган кызалаклары... Уйлар дәрьясына чумып, күңелемдә туган сорауларга җавап эзләп, әкрен генә сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә төзелгән сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына таба атлыйм. Көне җылы, тик салкын җиле үзәкне өзә. Әфган сугышы хатирәләре сыман... Тирә-юньдәге каеннарны җил селкетә, гүя хәтер уйный. 

Әфган сугышы Мөслимнән 128 егетне алып китә. Тыныч тормышта яшисе, туган як кырларында иген игәсе урында улларының гомерләрен дошман пулясы сагалаячагы, көйдергеч кояш астында аларның тәүлекләр буе суга интегәчәге бер генә ата-ананың да башына килмәгәндер. Ана күңеле – төпсез диңгез бит ул. Аналар йөрәгендә – сезнең туган ягыгызга юллаган, җирсеп язган хатларыгыз...

Алты егет. Алты язмыш... Алты яра... Мин сак кына аларга дәшәм. Кем соң ул лачыннар? Ни өчен алтау? Алты, чөнки 128 егетнең алтысына туган илләренә кайту насыйп булмый. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән егетләрне туган якларына халык теленә “кара кызалаклар” дип кергән йөк самолётларында кургаш табут эчендә кайтарганнар. 

Солдат хезмәтенә чакыру алганда, кайсы якка чыгып китәселәрен белдеме икән алар? Ниләр хис иттеләр микән? Тын гына һәйкәлләрне тыңлыйм. Гүя алар: “Мылтык тотып та карамаган килеш кургаш яңгыры астында калган, яраланган иптәшләребезнең өзгәләнүләрен ишеткән, дусларыбызның соңгы сулышын тойган батырлар без,” – дип әйтә төсле. Әйе, алар – батырлар! Алар – хәрби антларына тугры калып, гомерләрен куркыныч астына куйган, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган кыю, асыл егетләр!

Адилә Низамова, Күбәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 5 апрель санында

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев