Татьяна Коткова помидор үстерергә ярата
Кибет орлыгыннан мул уңыш алып булмый, -ди Татьяна Коткова
Җирлегебездә бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр әз түгел. Шуларның берсе – Татьяна Коткова. Татьяна Васильевна – Рус Шуган авылы кызы. Кияүгә чыгып, Мөслимгә күченеп килгәненә тиздән 30 ел була.
Без гаиләдә сигез бала үстек, мин җиденчесе идем. Зур ихата тоттык, бакчада әни ниләр генә үстермәде! Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләренә кечкенәдән төшенә башладым. Ләкин бакчачы булырмын дип һич кенә дә уйламадым. Мәктәпне тәмамлагач, башка бик күп кызлар кебек, калага юл тоттым. Химия заводында – аппаратчы, КамАЗда лаборант булып эшләдем. Химик матдәләр белән бәйле эштә күңелгә табигать җылысы җитмәгәнен аңладым, – ди Татьяна Васильевна.
Яшелчәләрне башта гаиләсе өчен генә үстерә райондашыбыз. Сайлаган һөнәре буенча Мөслимдә эш тапмагач, төрле урыннарда эшләргә туры килә.
– Кечкенә кызыбызны карарга кеше булмагач, эштән туктарга мәҗбүр булдым. Шул чорда бакчачылык белән ныклап шөгыльләнергә кирәк, дигән уй туды. Бу өлкәдә мин инде 22нче ел эшлим. Күңелгә яткан һөнәр булгангадыр, үсентеләрем мул уңыш бирә. Яңа елга аяк басу белән орлыкларны барлый башлыйм, кибет орлыгын алганым юк. Аларны мул уңыш бирә, дип әйтеп булмый, – ди Татьяна Васильевна.
Бүген райондашыбыз барлык шартлары туры китереп ясалган теплицада унбиш сорт помидор үстерә. Алар арасында “Сары черри”, “Үгез йөрәге”, “Аю колаклары”, “Хлебосольные”, “Алпатьевские”, “Киви” дигән эре сортлар бар. Чәчәкләрне дә күпләп үстерә Таня апа. Бархатцы, сальвия, астра, петунья җәй әйләнәсе үз ихатасын гына түгел, башка райондашларыбызның да бакчаларын, ихаталарын бизи.
– Тормыш иптәшемнең яраткан шөгыле булуына бик сөенәм. Ул үстергән кыяр-помидор, борычлар безгә генә түгел, якыннарыбызга, туганнарга да җитә. Бездә иң күп үстерелүче яшелчә – помидор. Мартның беренче көннәрендә үк хәләлем һәр сортны аерым тартмаларга чәчә, тишелеп чыкканчы өстен пакет белән томалап тота. Ике чын яфрак чыккач, үсентеләрне аерым савытларга күчереп утырта. Мин дә помидор үстерү нечкәлекләренә төшенеп киләм, ахыры, – ди Татьяна Коткованың тормыш иптәше Александр абый.
Татьяна Васильевна помидор үсентеләрен аерым савытларда үстерү отышлырак, дигән фикердә. Бу очракта үсентене теләсә кайчан күчереп утыртырга була.
– Помидор күчереп утыртуны җиңел кичерә. Помидор үсентеләрен кояш сүрелгәч, яисә җиләсрәк, болытлы көнне күчерү яхшы. Мин ел саен урынны алыштырып утырту яклы. Мул уңыш сере дә шуңа бәйле. Суны ике көнгә бер мәртәбә һәм билгеле бер вакытта сибәм. Помидор үскәндә суга мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел. Помидорланган чорда су җитәрлек сибелми икән, ул үсүдән туктый һәм помидор ярыла башлый. Помидорга суны төбенә генә сибәргә кирәклеген бакчачылар беләдер, – ди Татьяна Коткова.
Помидорларны утырткач, төгәл унбиш көннән соң Таня апа үсентеләрне тирес суы белән ашлый. Бу чара унбиш көн саен өч мәртәбә башкарылырга тиеш. Помидорлар эре булсын өчен, аскы яфракларны өзеп, ян-яктагы үсентеләрне вакытында алып бару зарур.
– Томатка калий кирәк. Ул җитәрлек күләмдә булмаса, помидор яфраклары бөтерелә башлый. Помидор начар үскән елларда үсентегә янтарь кислотасы сибәм. 10 литр суга бер грамм янтарь кислотасы алына. Ләкин артык мавыгып китмәгез, күпкә китсә, калий туфракның әчелеген арттыра, – ди Татьяна Коткова.
Фитофторозны кисәтү максатында Таня апа эремчек суы куллана.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев