Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Рушат бакчасы

Ир-атка үз гомеренә өч нәрсәне эшләү язылган: ул агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә тиеш

Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов боларның барысын да эшләгән: йорт салып кергән, аның тирә-ягында бүген инде җимешләрдән сыгылып утыручы агачлар үсә, малайларын да башлы-күзле итәргә өлгергән. Шуның өстенә, йорт-ихатасын, эш урынын да гөлгә күмеп яши: чәчәкләр үстерергә ярата Рушат Җәүдәтович.

Бер караганда, ир-атның чәчәкләр үстерүе сәер дә кебек тоела. Ләкин әйтәләр бит: “Иратның да җаны бар”!

– Миңа табигатьне, чәчәкләрне ярату Аллаһыдан салынган. Беренче умырзаялар чыккач, аларны алып кайтып өйне бизәүдән, урман чәчәкләрен укытучыма бүләк итүдән тәм таба, ләззәт ала идем. Әнкәй дә чәчәкләрне бик яратты. Укытучы булып эшләгәндә, мәктәп яны тәҗрибә участогы мөдире вазифасын алып барганда да территорияне матурларга, балаларны чәчәк үстерергә өйрәтергә кирәк булды. Чәчәкләргә мөкиббән булу шул вакыттан ук киләдер дип уйлыйм, – ди Рушат Җәүдәтович хирыслыгының сәбәпләре турында.

Бүген инде ул үз ихатасын гөл-чәчәкләр белән тутырган. Һәр карыш җирдә күзләрне аллы-гөлле төсләр иркәли. Һәрберсенең үстерә башлау тарихы, нечкәлекләре турында озаклап сөйли ала йорт хуҗасы.

– Иртән эшкә китәр алдыннан чәчәкләр арасында йөреп ләззәтләнү гадәткә кергән. Биредә күңелгә тынычлык, рәхәтлек иңә, ниндидер бер шатлык хисе өстәлә. Бу – хезмәтеңнән канәгатьлек алу да, матурлыкка соклану да, көн буена җитәрлек кәеф чыганагы да, – ди ул, канәгать елмаеп.

Озак еллар чәчәк үстерү тәҗрибәсе нигезендә ул күпьеллык чәчәкләргә өстенлек бирә башлаган. Сап-сары лилияләр һәм янып торган ал флокслар белән йорт алдындагы зур бакча тулган! Күпьеллыкларны озак торганы, кырауларга бирешмәве, тирә-юньне хуш искә күмүләре, мәкәшәкатьләре азрак булганы өчен ярата ул.

Солтановларның чәчәк бакчалары кояш карамый торган урынга туры килгән: бер яктан абзар-кура, койма, икенче яктан йорт күләгәсе каплый. Шунлыктан чәчәкләрнең дә артык зур яктылык таләп итми торганнарын сайларга тырыша Р.Солтанов.

Ишегалдында беседка белән ял итү урыны да булдырылган. Ашъяулык кадәр генә урында нәни бакча ясаганнар. Монда бер-бер артлы чәчәк атучы төрле зурлыктагы, төстәге һәм формадагы үсемлекләр күзләрне камаштыра, кашпо-вазоннарда үсүче петунияләрнең дә әллә ничә төре, зәйтүн гөле, хризантема, күпьеллык канәфер, гортензия, гладиолус, дельфиниум, хәтфә гөл, җитен чәчәге, энҗе төсле меңьяфрак шау чәчәктә утыра, кояш лампалары кичен әлеге бакчага ай яктысы тарата. Язын биредә чалмабаш, ирисләр, лаләләр чәчәк ата. Бизәкләп эшләнгән агач беседканың эченә бер ягыннан – виноград, икенче ягыннан үрмә гөлләр күләгә ясый. Җәйге җылы кичләрдә гаилә биредә серләшеп утырырга ярата. Ишегалды яклап георгиннар, кашкарыйлар үсә, аларның сабакларын пластик челтәр белән күтәртеп матурлап куйганнар. Өй буенда үскән кызыл шомырт, декоратив балан, җимеш агачлары да бу йортта матурлык яратучы кешеләр яшәве турында сөйли кебек.

Чәчәкләрне утырту гына җитми, аларны карап-тәрбияләп үстерергә дә кирәк бит әле. Рушат Җәүдәтовичның гаиләсендә һәркем моны аңлый. Ул өлгермәгәндә, чүбен утап, су сибәргә ярдәм итәләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә туган матурлык урам якка да чыккан. Йорт алдында үскән агач төпләрен дә декоратив үләннәр, чәчәкләр бизи. Күршеләре белән дә чәчәкләр алмашып, капка төпләрен матурлап, дус-тату гомер кичерәләр биредә.

Лилияләрен бер урыннан икенче урынга 5-6 елга бер генә күчереп утырта Рушат Җәүдәтович.

– Шулай иткәндә, алар матур куак булып үсәләр, нык булалар, – ди ул.

Көз көне сабакларын 5-6 сантиметр калдырып кисеп, лилияләрне нарат урманы черемәсе белән каплый. Бу аларны әче салкыннардан сакларга да ярдәм итә, ашлама да булып тора. Шулай ук бар чәчәкләр өчен дә көл куллана. Минераль ашламалар белән сак эш итәргә кирәк, дип саный йорт хуҗасы. Аларны бик сирәк очракта, бары тик эрегән хәлдә генә сибә.

– Флоксларга янган тирес, көл – иң әйбәте. Корткычлардан да сакларга кирәк үзләрен. Карабрак тормасаң, декоратив баланга гөблә төшә, лилияләрне кызыл канатлы корт ашый башлый. Агу-химикатларны бик кулланмыйм, – ди Р.Солтанов.

Рушат Җәүдәтовичның өендә дә, эш урынында да тәрәзә төпләрен, бүлмәләрен кычыткан гөле, яран, сары пахистахис, миләүшә һәм тагын әллә нинди матур гөлләр бизи. Күбрәк чәчәк ата торганнарын утырта. Һәрберсен үрчетә дә белә.

Күңеле белән бар җиһанны яратып, тормыштан тәм табып, дөньяны матурлап яши Рушат Җәүдәтович. Башкаларны да шуңа өйрәтә.

Гөлназ Җәлилова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев