Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Роза чәчәкләрен кышка әзерләү

Салкынга иң чыдамы – парк розалары. Алар -15 градуска кадәр түзә.

Полиант һәм флорибунда розаларының ботакларын җиргә салып калдырсаң да җитә. Алар -10 градуска кадәр салкынны кичерә. Чәй һәм чәй-гибрид розалары -5 градуста ук туңа, аларны яхшылап капларга кирәк. Розаларны иртә капласаң, аларның “иммун системасы” көчсезләнә, авыруларга тиз бирешүчән була. Соңга калсаң, салкында үләргә мөмкин. Розалар 0 градуска кадәр салкынга чыдый, шуннан соң аларны кышка әзерли башларга кирәк.

Розаларны, нинди сорт булуына карамастан, дөрес итеп кисәргә кирәк. Чәчәкләрне каплар алдыннан гына кисәләр. Башта бик озын ботакларын алалар. Кискәннән соң куак биеклеге – 40-60 см, һәр ботакта 6-7 бөре калырга тиеш. Ботакларны җентекләп карагыз. Авыруга охшаган: кара яки соры таплы, сулы урыннары, механик җимерекләр булган, кайрысыз ботакларны кисеп атыгыз. Кисүнең соңгы этабы – коелмаган яфракларны һәм чәчәкләрне алып ташлау. Роза куагыннан иң көчле һәм сәламәт булган берничә ботак кына кала.

Башта куак төбен казыгыз, аннары йомшартыгыз, каркас яки бастыргыч куегыз. Каплауны ике этапта – берничә көн дәвамында башкаралар. Куак төбен көрәк тирәнлегендә казырга кирәк. Тамырларын җәрәхәтли күрмәгез. Аннары үсемлеккә 1-2 көн ял бирегез.

Кайбер розаларның ботаклары кайчакта агачка әверелә. Бу очракта куакның бер ягын казып, аны тамыры белән бергә аударыгыз. Розаларны җиргә кысып куегыз, тик ботаклар туфракка тиеп тормасын. Моның өчен берәр җайланма ясагыз, ул үсемлекне җирдән 5-10 см га күтәреп торсын. Моның өчен чыршы ботаклары, яфрак катламы кулланырга була. Тамыр янындагы туфракны йомшартыгыз. 30-40 см биеклектә таучыклар ясагыз. Болай иткәндә тамыр янындагы бөреләр салкыннан саклана.

Чәй, чәй-гибрид, флорибунда сортлары да нәкъ шундый биеклектә киселә. Аларның бөреләре тулысынча туфракка күмелеп кала. Туфрак коры булырга тиеш. Пычкы чүбе яки торф кулланырга ярамый, алар дым суыра.

Салкын кышлы төбәкләрдә җиргә яткырылган роза ботаклары өстенә 40-60 см биеклектә каркас ясала. Аны агач яки металлдан ясыйлар, җылыткыч материал (полиэтилен, катыргы, изоляция кәгазе) куялар. Каркас өстән дә, ян-яктан да ябылырга тиеш. Температура -10 градустан төшсә, кырыйларын да ябалар.

Үрмәле розаларны кышка терәткечләрдән төшерәләр, яфрак яки чыршы ботаклары өстенә салалар һәм шундый ук материал белән каплыйлар. Салкыннар башланганчы алар шулай тора. Салкыннар башлангач, җылыткыч материал белән каплыйлар.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев