Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Помидор үсентеләре ныклы булсын өчен

Мөслим авылын­да яшәүче Рәйханә Ибраһимова помидор үстерү серләре белән уртаклаша

Помидор үсентеләрен аерым утырту кайчан башкарыла?

Икенче чын яфрак чыккач, помидор үсентеләрен яфракларына кадәр батырып, аерым савытларга утыртырга кирәк. Бу процедура тамыр системасының үсешен көчәйтә һәм үсемлекләрнең ныгуына ярдәм итә.

25-30 көн үткәч – зур контейнерларга күчерү

Беренче күчереп утыртканнан 25-30 көн үткәч, үсентеләрне 12х12х15 см зурлыктагы контейнерларга утыртырга була. Күрше үсемлекләрнең яфраклары бер-берсенә тимәскә тиеш. 

Беренче тукландыру – агач көле сыгынтысы

Күчереп утыртканнан соң 10 көн үткәч, үсемлекләргә беренче тукландыру үткәрелә. Бу этапта агач көле сыгынтысы куллану иң нәтиҗәле ысул. Көл калий, фосфор һәм кальцийга бай, ул помидорларның ныклы үсешен тәэмин итә.

Ике-өч көннән соң – суган кабыгы төнәтмәсе

Икенче тукландыру өчен суган кабыгы төнәтмәсе әзерләгез:

Рецепт:

  • Бер литрлы банкага суган кабыгын тутырыгыз

  • Өстенә кайнар су агызыгыз

  • 3-4 сәгать тотыгыз

  • Сөзегез

  • 1:5 пропорциясендә су белән катнаштырыгыз (1 өлеш төнәтмәгә 5 өлеш су)

Ни өчен бу төнәтмә файдалы?
Суган кабыгы төнәтмәсендә микроэлементлар бик күп. Аны кулланганнан соң:

  • Томатлар күзгә күренеп матураеп китә

  • Сабаклары ныгый

  • Яфраклары актив үсә

  • Беренче чәчәк бөреләре тизрәк күренә башлый

Бу үсентеләрне теплицага яисә ачык һавага күчерү вакыты

Чәчәк бөреләре күренү – помидор үсентеләрен теплицага яки ачык һавада каплап үстерү өчен күчерергә вакыт җиткәннең ышанычлы билгесе. Бу этапта үсемлекләр көчәеп, яңа урында тизрәк тамырлана.

Оксана Исламова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев