Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Кышын да кайгыртуга мохтаҗ

Декабрь – корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү өчен уңайлы чор

Декабрь – елның соңгы, кышның беренче ае. Бу чорда бакчада эш юк кебек, әмма бу беренче карашка гына шулай. Бакча кышның беренче аенда да игътибар һәм хезмәт таләп итә.

Корткычларга каршы көрәш

Кар яуганнан соң, участокта даими рәвештә кар тоту эшләрен алып барырга кирәк. Кирәк булганда, карны бакчада тотып калу өчен төрле материаллардан ясалган киртәләр куярга була.

– Кыш башы – аю чикерткә (медведка) кебек зарарлы бөҗәкләр белән көрәшү өчен уңайлы чор. Алар җылы тирес астында кышларга ярата. Аю чикерткәне юк итү өчен бакчада тирән чокырлар ясап, аларга тирес тутырабыз. Тотрыклы салкыннар башлангач, тиресне юка итеп бакчага таратабыз. Тирескә җыелган бөҗәкләр катып үләчәк, – ди “Россельхозцентр”ның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.

Ноябрьдә агачларны санитар кисү эшләрен тәмамлый алмаган булсагыз, бу эшне декабрьнең беренче декадасында (һава температурасы 10 градуска кадәр салкын булганда!) дәвам итәргә була. Алма, груша, айва, миләш агачларының корыган һәм авыру ботакларын кисәргә кирәк. Агачлар яфракларын койгач, аларда кышларга әзерләнгән зарарлы бөҗәкләрне ачыклау җиңелрәк. Әлеге ботакларны секатор белән кисеп алырга мөмкин.

Бакчаны кимерүчеләрдән саклау да мөһим. Кар төшкәнче үк җиләк түтәлләрен чыршы, өрәңге, юкә, усак, карлыган һәм тирәк ботаклары белән каплагыз. Әлеге агачларның исен кимерүчеләр яратып бетерми. Кимерүчеләрдән саклау өчен, кар яугач, җимеш агачлары тирәсен таптап чыгу да файдага булыр. Шул ук вакытта агу салынган алдавыч җимнәр дә куярга кирәк.

Кышын бакчаны куяннар да үз итә, алар җимеш агачларының кәүсәсен кимерә. Куяннардан саклану өчен, ай башында агач кәүсәләрен тигез күләмдә алынган балчык һәм тирес катнашмасына бер кашык карбол кислотасы кушып, буяп чыгалар. Агачларны крафт-кәгазь, рубероид яки чыршы ботаклары белән төрергә дә мөмкин.

Ярдәмчеләребез – кошлар турында да онытмагыз. Алар кышын сынау уза, шуңа, җимлекләр әзерләп, кошларны даими тукландырып тору мөһим.

Кар зыян салмасын

Җепшек кар күп яуганда, агач ботакларыннан аны йомшак тукыма уралган такта яки щетка белән төшерергә мөмкин. Агачларга каты сукмагыз һәм нык селкетмәгез, чөнки кыш көне ботаклар сыгылмалылыгын югалта һәм җиңел сына. Шуңа, агач кайрысын зарарламас өчен, җиңелчә генә суккалагыз.

Куаклар да игътибар таләп итә. Кура җиләге сабакларын тимерчыбык белән терәкләргә тартып бәйләп куярга, туфрагын мүлчәләргә кирәк. Кура җиләге куаклары түбәнлектә урнашкан булса, үсемлекләр юешләнмәсен өчен, су китү юлларын тикшерегез.

Участокта декоратив ылыслы агачлар үсә икән, кар төшкәнче, аларның ябалдашларын шпагат белән бәйләп, берничә кат капчык тукымасы белән каплап кую мөһим. Юкса, көчле кар яуганда, ботакларга һәм ылысларга зыян килүе ихтимал.

Поликарбонат теплицалардан даими төстә карны төшерергә киңәш ителә. Кар теплицаның деформацияләнүенә китерергә мөмкин.

– Күп очракта теплицаларны ныгыту таләп ителә. Моның өчен “Т” хәрефе рәвешендәге агач терәкләр ясап, аларның өске өлешен тукыма белән урап, таякларны теплица эченә ныгытма итеп урнаштырырга була, – ди Гүзәл Хөсәенова.

Кышкы чорда техниканы һәм бакча инвентарьларын карап, ремонтлап куярга онытмагыз. Мисал өчен, секаторларны кышкы саклауга куйганчы, ацетон белән чистартып, сабынлы суда яхшылап юып, киптерү зарур.

Белешмә

Тотрыклы көчле суыклар башланганчы, чия, төче чия, слива, алыча, тёрн, өрек һ. б. агачларны 3 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртеп калу яхшы. Бу бөреләрнең өшүенә каршы чара булып тора.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев