Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Көздән тишелгән помидор

Гыйнвар ахырында ук тәрәзә төбендә чәчәк атып утыручы помидорны күргән юк иде әле. Райондашыбыз Миләүшә Хәсәнова узган елның көзендә бакчасында тишелеп чыккан помидорларны өендә үстереп тәҗрибә ясап караган.

– Узган ел помидорлар кара көзгә кадәр мул уңыш белән сөендерде. Җылы булгангамы, көзгә бакчаның берничә урынында бик матур булып үсентеләр дә тишелеп чыккан иде. Берничә яфрак чыгарган ямь-яшел алты төп помидорны, кызганып, өйгә кертәсе иттем. Кем белә, бәлки уңыш та биреп куярлар, дип, тәҗрибә ясап карыйсым килде, – ди Миләүшә ханым, серле елмаеп.

Күчереп утыртканнан соң, җылы өй шартларына кергәч, җәй буе тышта үскән помидорлар, әлбәттә, башта яңа температура режимына ияләшкәннәр. Әмма үсемлекләргә ияреп, ончыл чык авыруы да керә. Дүрт үсентене әлеге авыру баса, нәтиҗәдә аларны чыгарып ташларга туры килә. 

– Тәҗрибәм укучыларыма кызыклы булыр дип уйладым. Бер төбе тора-бара саргайды, кипте. Бернинди чара да ярдәм итмәде. Сәбәбе: туфрагында тирес һәм җир селәүләре булган. Ә менә икенчесе, өстәмә ботак чыгарып, матур гына үсеп китте. Инде чәчәкләре белән сөендерә, – ди ул.

 

Гөлназ Җәлилова

Миләүшә Хәсәнова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев