Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Карлыган куагының яфраклары гөблә (тля) белән зарарланса

Карлыган куагының яфраклары кабарып чыкканын күргәнегез бардыр. Бу - гөблә (тля) белән зарарлану.

Җентекләп караганда, яфракларның аскы ягында үтә күренмәле яки яшькелт төстәге 0,5-1 мм гына зурлыкта гөбләләрен күрергә була. Гөблә яфракның аскы ягына җыела һәм аның согын суыра. Зарарланган яфраклар кабарып кытыршылана, кызгылт төскә керә.

Бу корткыч искиткеч тиз үрчи. Җәйнең беренче яртысына ул 5-6 буын үстереп өлгерә. Аның личинкалары язын бүрткән бөреләрдән чыга һәм яшь яфраклар, яшел сабакларга зыян китерә. Нәтиҗәдә сабак кәкрәя, яфраклары бөрешә, бөтерелә.

Гөбләгә каршы тузганак, меңьяфрак, ат кузгалагы, бәрхет чәчәк, бәрәңге яки томат сабагы төнәтмәләрен куллану яхшы нәтиҗә бирә. Моны беренче корткычлар күренә башлау белән эшләргә кирәк. Төнәтмәне җилсез көнне кич белән сибәсе. Гөбләле урыннар әйбәт итеп юешләнерлек булсын. Куакны бер төнгә пленка белән каплап калдырсаң тагын да яхшы. 7-15 көн саен җәйгә 3-4 тапкыр эшкәрткән куакта гадәттә гөблә үрчи алмый. Карлыган куагы чәчәк атканда, аңа төнәтмә сиптерергә ярамый. Соңгы эшкәртү уңышны җыярга кимендә 5 көн кала үткәрелә.

Гөбләләр нык үрчесә, куакларны агулы химикатлар белән эшкәртәсе була. “Искра”, “Конфидор”, “Инта-Вир”, “Децис”, “Карбофос” һәм башка препаратлар гөбләгә каршы кулланыла. Моны карлыганны җыярга 20-25 көн кала эшләү зарур.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев