Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Чәчәкләр дә кышка әзерләнә

Җәй дәвамында тирә-юньгә матурлык биреп утырган чәчәкләр кышкы йокыга әзерләнә

Октябрь - бакчадагы чәчәкләрне кышка әзерләү чоры. Аларны дөрес итеп кисү, каплау, чәчәкләр үскән җирне яхшы итеп әзерләү бакчагызның киләсе елда да матур булып утырачагына нигез булып тора. Район яшелләндерү һәм төзекләндерү җәмгыятенең яшелләндерү участогы җитәкчесе Рүзилә Байрханова чәчәкләрне кышка әзерләү буенча киңәшләрен бирде.

– Бүген бик күп мөслимлеләр роза чәчәкләре үстерә. Розаларны кышка әзерләү өчен, иң элек аларның кипкән чәчәкләрен кисәргә һәм сабакларын бик кыска калдырмыйча кисәргә кирәк. Хризантемаларны дымланмый торган коры урынга урнаштырырга киңәш ителә. Алар юеш, дымлы җирне яратмый. Гортензияләрнең корыганнарын, нечкә һәм сынганнарын алып ташлап, матур булып үскәннәрен генә калдырырга кирәк. Пионнарны да кисәбез. Пионны быел гына утырткан булсагыз, тамырын капларга онытмагыз. Моның өчен чыршы ботакларын, агач чүбе (опилка) кулланырга мөмкин. Хризантема, лилия, пион чәчкәләрен кыска гына кисеп, төпләренә туфрак яки тирес өеп куярга онытмагыз, - диде ул.

Чәчәк түтәлләрен кышка әзерләп калдыру буенча да киңәшләрен җиткерде Рүзилә ханым.

– Бу чорда түтәлләрне яхшылап чистартырга һәм, көл, тирес кертеп, яхшылап казып калдырырга кирәк. Яхшы кышласын өчен, туфракка фосфорлы-калийлы ашлама сибеп калдырсагыз, тагын да яхшырак булачак.

Октябрь азагы, ноябрь башы - лаләләр утырту өчен иң уңайлы вакыт. Аның суганын, сыек кына марганцовкалы суда 20 минут чамасы тотып, үзеннән өч тапкыр тирәнгәрәк утыртырга кирәк. Утыртыр алдыннан “Топаз” дигән препаратта тотып алсаң да, лалә суганчалары өчен файдалы булачак. Кышкы суыкларны яхшы үткәрсен өчен, лаләләр утыртылган түтәлләрнең өстен җиңелчә генә каплап куегыз, - ди Рузилә Бәйрханова.

Бакчада түтәлдә калучы чәчәкләрне агач чүбе, ылыслы ботаклар яисә коры яфраклар белән капларга кирәк. Алар кышкы суыкларда чәчәкләр өчен җылы “юрган” булачак.

– Ботактан үрчи торган чәчәкләрне, мәсәлән, мультифлора, хризантемаларны кайберәүләр теплица эченә җиргә күмеп куя. Болай сакларга да мөмкин. Шулай ук җылы урында – базда яки подвалда саклаучылар да бар. Чәчәк ботагын гөл савытына утыртып, өйдә тәрәзә төпләрендә дә сакларга була. Гладиолус суганының кабыгы ачык коңгырт төскә керсә һәм бер-берсеннән җиңел куба башласа, аларны җирдән казып алырга вакыт җиткән дигән сүз. Георгин чәчәгенең яфракларын беренче кыраулар өшеткәч тә, аның бүлбеләрен сәнәк белән казып алырга кирәк. Бүлбеләрне киптерер өчен, берничә көнгә газетага тезеп куярга мөмкин. Берничә көн торгач, ком салынган тартмаларга салып, базга яисә подвалга төшерергә була. Гладиолус, георгин бүлбеләрен кыш дәвамында әледән-әле карап, тикшереп торырга кирәк. Бүлбеләр артык кибеп китәргә, чери башларга мөмкин. Чери башлаган бүлбеләрне алып ташларга кирәк, - ди Рүзилә ханым.

Күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерләү - аларның сабакларын кисүдән гыйбарәт, - ди райондашыбыз.

– Флокс, аконит, эхинация сабакларын - җирдән 10 сантиметр, калганнарын 2-3 сантиметр биеклектә калдырып кисәргә кирәк. Кышка люпин, тырнак гөл, космея чәчеп калдырырга мөмкин, - ди Рузилә Бәйрханова.

Күп бакчачылар яран гөлләрен дә кышка өйләренә алып керә.

– Суыклар башланганчы алып керергә өлгермәгәнсез икән, куркырга кирәкми, - ди Рүзилә ханым. - Бу очракта гөлнең өшегән өске өлешен кисеп атып, тамырын гөл савытына утыртып куйсагыз, ул үсеп китәчәк. Бөтен гөлләрне дә утыртырга мөмкин булмаса, үсенте тамырларын коры ком белән мүк кушылган туфракка күмеп сакларга була. Бу ысул белән саклаганда, яран гөлләр кышны яхшы кичерә һәм яз көне утырту белән үсеп китәчәкләр.

Башка үсемлекләр кебек үк, көзен күпьеллык чәчәкләр дә калий, фосфор һәм магнийга мохтаҗ. Чәчәк түтәлен тукландыру һәм аңа көч бирү өчен, ашламаларны ике тапкыр – сентябрь һәм октябрь башында кертергә кирәк. 10 литр суга 25 грамм суперфосфат, 1,5 аш кашыгы калий-магнезий һәм 2,5 грамм бор кислотасы кушып ясалган эремә яхшы булачак.

Участокта чирәмлек яки газон бар икән, салкыннар башланганчы үләнне соңгы тапкыр чабып, үсемлек калдыкларыннан һәм чүп үләннәреннән арындырырга, яңгыр яумаган очракта, атнасына бер тапкыр сугаруны дәвам итәргә кирәк. Коры көнне махсус тырма яки гадәти бакча сәнәге ярдәмендә аэрация үткәрү дә зарур.

Лилия Идиятуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев