Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакчаны яңа сезонга әзерлибез

Тиздән бакчачылар яңа сезонга әзерләнә башлый. Март аенда һава торышы көйсез, шуңа күрә бакча эшләренә һава шартларын исәпкә алып тотынырга кирәк.

Мартта бакчада кар күп булса, җимеш бирүче агач-куаклардан карны селкеп төшерергә кирәк. Суыклар җепшек карлы көннәр белән чиратлашканга күрә кар авырая, ябышкакка әйләнә, шул сәбәпле агач ботакларын сындырырга мөмкин. Яшь агачларга куяннар, вак кимерүчеләр зыян салуын булдырмас өчен кәүсәләр тирәсен кардан арындыру да мөһим.

Ылыслы агачларга яздан ук игътибар бирергә кирәк. Агач ябалдашларын язгы кояш нурлары көйдерергә мөмкин. Моны булдырмас өчен аларның ботакларын төрле материаллар белән капларга кирәк. Тәбәнәк агачлар өчен махсус калканнар ясарга була. Кар эрегәч, аларны алырга мөмкин. Ылыслы агачларның тамыр астына җылы су сибәргә киңәш ителә. Бу тамырлар тирәсендәге туң җирне эретергә һәм үсемлекләрне сусызланудан сакларга ярдәм итәчәк.

Рәмилә Сәләмова

Фото- "Мөслим-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев