“Алтын агач” үстерәбез
Сырганакның җимешләре ачык кызыл-сары төстә булганга, күпләр аны “алтын агач” дип атый. Аның җимешләре витаминнар һәм файдалы матдәләргә бай. Сырганак мае ярдәмендә төрле авыруларны дәвалыйлар. Сырганак җимешләре медицинада гына түгел, косметологиядә, азык-төлек әзерләүдә дә кулланыла.
Сырганак, гадәттә, 1-3 метр биеклектә үсә. Ул урыннан күчергәнне яратмый, шуңа күрә сырганакны даими үсәчәк урынга утыртырга кирәк. “Алтын агач” яктылык һәм дымлылык ярата. Аны кояш төшә торган урынга утыртырга киңәш ителә. Күләгәдә ул начар үсәчәк һәм җимеш тә бирмәячәк. Сырганакны яз башында утырталар. Белгечләр үсентенең ким дигәндә ике яшьлеген утыртырга киңәш итә.
– Сырганакның “ата” һәм “ана” куаклары була. Серкәч куак җимешлек куакны җил белән серкәләндерә. Серкәч куак юк икән, уңыш та булмый. Шунысы кызыклы: бер “ата” куак 5-7 “ана” куакка җитә. Күршегездә серкәч куак булса, бакчагызга җимешлек куак утырта аласыз, – ди “Россельхозцентр” җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.
“Алтын агач”ны коймадан читтәрәк утыртырга кирәк. Авырулардан саклау өчен, сырганакны кура һәм җир җиләкләре, алма, груша, чия, абрикос агачлары үскән урынга утыртырга ярамый. Куакны диаметры 70 сантиметр булган алдан әзерләнгән чокырга утырталар. Чокыр төбендә җирдән калкулык ясыйлар, шунда үсентеләрнең тамырларын урнаштыралар. Чокырны җир белән каплаганнан соң анда ике чиләк су салырга кирәк.
Сырганакны тәрбияләү авыр түгел. Иң мөһиме – туфракны йомшартырга, су сибәргә, корыган ботакларны кисәргә онытмагыз. Бу очракта “алтын агач” 12 елга кадәр “яшәячәк”. Куак җимеш бирми башлаганнан соң, аны төбенә кадәр кискән очракта, сырганак өр-яңадан үсеп җимеш бирәчәк.
– Сырганак су ярата. Җимешләрен җыеп алганчы куакка су сибәргә кирәк. Җимешләргә дә су сиптерү зыян итмәс, – ди “Россельхозцентр” җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев