Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бакчачыга

Аллаһ яфрагы – джинура

Кипр, Таиланд, Малайзия кебек илләрдә бик яратып үстерсәләр дә, джинура Россия бакчачылары һәм чәчәк үстерүчеләре өчен чагыштырмача яңа төрле үсемлек булып санала.

Мәңге яшел булуыннан тыш дәвалау үзлекләре өчен халык аңа “Алла яфрагы”, “озын гомер шпинаты”, “йөз авырудан дәва” дигән исемнәр дә биргән. Джинураны бакчада үрмәгөл кебек үсүче гинура белән бутарга ярамый. Ул бөтенләй башка үсемлек.

Күп гасырлар элек Африка континентында табылган джинура туган җирендә 1-3 метрга кадәр үсә. Сабагы итләч, кызгылт төстә, сусыл, яфраклары эллиптик яки ланцет формасында була. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә аны төрле авырулардан дәва өчен кулланалар. Безнең климат шартларында аны, әлбәттә, гөл-чәчәк итеп үстерәләр. Җылытыла торган теплицада бер урында ел дәвамында үстереп була.

Джинура ботактан яхшы тамырлана. Тамыр чыгару өчен ике яфраклы ботак та җитә. Яфрактан да тамыр җибәрергә сәләтле. Рассадасын өйдә җитештереп, җәй айларында тышта – ачык грунтта үстерергә була. Кышка тагын өйгә алып керергә кирәк. Үрчетү өчен сак кына кисеп алган ботакны корневин эретмәсенә манып алыгыз һәм шундук балчыкка утыртыгыз. Гади су салынган стаканда тамыр җибәртеп утыртырга да була. Сабагы нык булса да, үсемлекнең яфраклары нәзберек. Шуңа күрә аны туры кояш яктысыннан да сакларга кирәк. Кышын өйдә өстәмә яктылык чыганагы – фитолампа булу мәҗбүри. Фитолампаның торак өчен яраклысын алыгыз. Тиз үскәнгә, яктылык җитмәгән джинура сурая, төссезләнә һәм хәлсезләнә. Бу үсемлек суны бик ярата. Джинураны туфрагы кибү белән үк сугарырга кирәк. Суны тамырга гына сибәсе. Өстән су бөркегәнне, үтәли җир йөргән урынны яратмый. Күкертле туфракта яхшы үсә. Әлеге балчыкта үскән гөлнең дәвалау үзлекләре дә яхшыра. Үсемлекне даими кисеп торырга кирәк, юкса ул буйга үсәчәк. Киселгән үсемлек бик тиз яңа ботаклар чыгара. Яшь үсентене курыкмыйча 1,5 – 2 атнадан ук кисәргә ярый.

Джинураның яфраклары чи килеш тә ашарга яраклы. Аны салатларга яшел тәмләткеч урынына салырга була. Киптерелгән яфраклары да файдалы үзлекләрен югалтмый. Анысын чәй итеп эчәләр. Дәва өчен көнгә 3-6 яфрак кулланырга кирәк. 

Гөлназ Җәлилова фотосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев