Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Бакчачыга

Аларда җәй инде!

Район үзәгендә 20 мең төп чәчәк утыртылачак.

Тышта кар эрергә ашыкмаса да, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыятенең теплица участогында, әйтерсең, җәй. Мөслимне иртә яздан чәчкә-гөлләргә күмеп, матурлык тудыручы кызларның үзләреннән дә кояш җылысы бөркеләдер кебек.

– Җәмгыятьнең алты теплицасында елның-елында шушындый вак, четерекле, әмма күңелгә якын эш дәвам итә. Кызлар бүген пикировка белән мәшгуль. Чәчкәләр өчен бу процессның аеруча мөһим булуын кызларыбыз яхшы белә, – ди теплица хуҗалыгы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова.

Пикировка гына дисәк тә, чәчәкләр өчен ул бик кирәк! Бу эш аеруча зур җаваплылык һәм шактый вакыт таләп итә. Кызлар һәр үсентене саклык белән аерым кассеталарга күчереп утырта. Пикировка үсентеләрне төрле чирләрдән дә саклый, чүп үләннәренә каршы көрәш чарасы да булып тора. 

Лилия Шәймиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев