Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бакчачыга

Җәйгә әзерләнәләр

Мөслим урамнарын бизәүче чәчкә-гөлләрне “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыяте үстерә

Җәмгыятьнең төзекләндерү һәм яшелләндерү участогындагы өч теплицада бүген эш бара. Аларда сезон дәвамында үсентеләр урын алачак. Апрель азагы – май башында теплицаларда эш тулысынча төгәлләнәчәк.

– Яшелләндерү сезонына әзерлек көннәр җылытканчы, яз килгәнче үк башлана. Көздән үк орлыклар, чүлмәкләр, үсентеләр өчен кассеталар һәм ашламалар сатып алына. План нигезендә безгә 100 мең чәчәк үстерергә кирәк. Сезон гыйнварда башлана, шул чорда беренче чәчәкләрне чәчә башлыйбыз, – ди җәмгыятьнең төзекләндерү һәм яшелләндерү участогы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова.

Календарьда яз булса да, кыш әле хакимлекне бирергә җыенмый. Ә теплицага керү белән күңелне җылылык биләп ала, яшеллек, чәчәкләр күзләрне иркәли.

– Традицион рәвештә теплицаларга иң элек яран гөле һәм бегония чәчәбез. Берничә ай дәвамында чәчү, чүп утау һәм үсемлекләрне пикировкалау эшләрен этаплап башкарабыз. Майда үсентеләрнең күп өлеше ачык грунтка утыртырга әзер була. Быел 36 мең квадрат метр мәйданда чәчәк композицияләре булачак. Чәчәк түтәлләре Мөслимнең җәмәгать киңлекләрен, парк-скверларны һәм үзәк урамнарын бизәячәк. Язгы чорда яшелләндерүгә аерым игътибар бирелә. Көз көне ачык грунтка лаләләр утыртылды. Алар иртә язда чәчәк атып, Җиңү көнендә Мөслимебезне бизәячәк, – диде Рүзилә Бәйрханова.

Егет-кызлар бу көннәрдә берьеллык һәм күпьеллык чәчәк орлыкларын чәчү һәм пикировка белән мәшгуль. Үсентеләрне аерым кассеталарга күчереп утырталар. Пикировка үсентеләрнең тамырлары ныгысын өчен эшләнә.

– Гадәттәгечә, быел да петуния, целозияне күпләп утыртачакбыз. Банк урамында былтыр целозияләр бик матур булып үсте. Халык телендә бу чәчәкләрне “әтәч кикриге” дип тә йөртәләр. Колеус белән бегонияләрне дә күпләп чәчәбез. Татарстан һәм Россия байраклары төсләрендәге композицияләр дә эшләнәчәк. Шарлар формасында утыртылган цинерарияләр быел да берничә урынга куелачак, – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыяте хезмәткәре Анастасия Михайлова.

Быел кызлар 100 меңнән артык чәчәк үстерергә планлаштыра, шуның 70 проценты чәчелгән инде. Чәчәкләр, елдагыча, Мөслимнең үзәк урамнарын, “Кояшлы Ык” ял паркын, скверларны бизәячәк.

– Мөслимне яшелләндерүдә вертикаль чәчәк конструкцияләре һәм мобиль композицияләр аерым урын алып тора. Алар өчен ампельле үсемлекләр: петуния, бегония һәм пеларгония үстерәбез. Бегониянең аерым сортларын үстерәбез. Бу чәчәкләр якынча 4 мең квадрат метр мәйдан биләячәк, – ди участок кызлары.

Лилия Шәймиева фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев