Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Халык уен кораллары бүлегендә концерт күрсәтелгән

23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан әти-әниләр алдында халык уен кораллары бүлегендә белем алучы балалар концерт куйдылар.

11 март көнне балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегендә белем алучылар  укытучылары Рәилә Әхмәтгалиева һәм Дилбәр Салихҗанова белән берлектә  23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан әти-әниләр алдында концерт куйдылар. Концерт программасы төрле яшьтәге балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Биредә татар, рус һәм чит ил композиторларының әсәрләре яңгырады. Тамашачыларга балалайкачылар, домбрачылар, гитарачылар һәм гаилә дуэты ансамбльләре чыгышлары аеруча ошады. Нәкъ менә шундый концертларда балалар чын мәгънәсендә  ачылалар, чөнки ата-аналарының ярдәмен тоялар, ә концерт кунаклары чыгыш ясаучыларның энергетикасын тоялар. Һәр чыгыш әти-әниләр тарафыннан  алкышларга күмелде, - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - балалар сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев