Ураза гаете белән тәбрик итәбез
Бәйрәмнәр

Ураза гаете белән тәбрик итәбез

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Һәркайсыгызны мөкатдәс көн – Ураза гаете белән тәбрик итәбез.

Ураза бәйрәмебез барчабызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Аллаһ Раббыбыз, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.

З.Җәлилова фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев