Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Мөслимдә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды (+фоторепортаж)

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Мөслим үзәгендәге Яңа ел чыршысын ачу чарасы һәрвакыт зур тантана төсен ала. Мөслим сәнгать мәктәбе әзерләгән бәйрәм тамашасындагы геройларга кушылып балалар да, өлкәннәр дә күңел ачты. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрик итеп, мөслимлеләргә сәламәтлек, бәхет, киләсе елның уңышлы булуын теләде.

Чыршы утларын кабызган мизгелдә һәркемнең күңелендә Яңа елга якты өметләр генә кабынгандыр, мөгаен. Балалар Кыш бабайга ятлап килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Үзәк чыршы мәйданы балаларның шат авазына күмелеп, балкып, гөрләп торды.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев