Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Мөслимдә Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды (фоторепортаж)

III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең җомга көнне үткән кичке чарасы алдыннан кунаклар «Бәхет» скверында булды.

Пар казлар скульптур композиция урнаштырылган урын һәркемдә соклану тудырды. Мәйдан уртасында урын алган пар казны рәссам-скульптор Фазыл Шиапов ясаган иде. Фазыл ага фестивальдә катнашучыларны скульптураны ясау моментлары белән таныштырды. Зәй шәһәрендә яшәүче рәссам бу сынның макетын рәссамнарның Мөслимдә үткән этнопленэрына да алып килгән иде. 

– “Татар” дигәч, түбәтәйле, җыйнак матур сакаллы бабай күз алдына килеп басты. Әбисе яулык бәйләгән. Шушы образны мин казларга күчердем, – диде Фазыл Шиапов.-

Бер-берсенең кочагына сыенган казлар гаиләдәге мәхәббәт һәм тугрылык символын гәүдәләндерә.

Фестивальнең икенче өлеше район мәдәният йорты фойесында дәвам итте. Биредәге күргәзмәләрдән күзләр камаша иде. 

Мөслим урта мәктәбе, авыл җирлекләре, Балалар сәнгать мәктәбе, политехника техникумы тәкъдим иткән эшләнмәләр һәркемдә соклану тудырды. Осталарның мастер-классларында кунаклар бик теләп катнашты.

Шунда ук Иске Карамалы уңганнары чәкчәк, төш, коймак пешерде. Чәй табынында һәркем кадерле кунак булды. Мөслим политехника техникумының какланган каз, ит рулеты, бавыр торты, каз итеннән пешерелгән камыр эшләнмәләрен дә яратып авыз итте кунаклар.

Район башлыгы Альберт Хуҗин чарага зур әзерлек белән килгән авыл җирлекләренә рәхмәтен белдерде. 

"Каз өмәсе" фестиваленә йомгак ясау чараның иң күңелле мизгелләре булгандыр. Татарстан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән кул осталарына - бәйге җиңүчеләренә, төрле номинациядә җиңү яулаганнарга мәртәбәле жюри затлы бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмнең алдагы өлеше кунакларны залга җыйды. "Болгар" бию театры чыгышлары, Илгиз Мөхетдинов һәм Зифа Нагаева җырлары һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте. Сәхгәгә чакырып бүләкләнүчеләрнең иңнәренә мамык ак шәл салганда, җиңүчеләрнең шатлыгына чик булмады.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Мөслимдә үткрелгән фестивальгә югары бәя бирде.

Бүген фестиваль "Агролидер" кооперативының каз сую һәм эшкәртү цехы белән танышудан башланды. Каз продукциясе ярминкәсе, гадәттәгечә, мулдан әзерләнгән иде. Фермер Ирек Хәмәдишинның эшчәнлегенә сокланып, кунаклар алга таба да райондашыбызга уңышлар теләделәр.

Фестиваль бәйрәм ярминкәсе белән төгәлләнде. Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан иртәннән үк умарта күчен хәтерләтте. Теләгән һәркем төрле мастер-классларда катнашты: кемдер каз каурыйларыннан май канаты ясады, кемдер каз йолку бәйгесендә үзенең көчен сынады. Иң еракка каз канатын атып карарга теләүчеләр дә шактый булды. Уеннарда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Район үзәгендәге балалар бакчалары коллективлары ярминкәдә катнашучыларны чәй, кайнар коймак һәм бик күп тәм-томнар белән сыйлады. Бәйрәм рухы бүген Мөслимнең һәр почмагында яңгырап торды.

Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев