Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Могҗизага ышанырга кирәк!

Мөслим-информ “Кыш бабайга хат” акциясен үткәрде.

Акция кысаларында укучыларыбыздан шактый хатлар килде. Өлкәннәр хатларда балачакларын искә төшергән, үткәннәрне сагынып искә алган, сәяхәттә күргән кичерешләре белән уртаклашкан. Ә балаларның күпчелеге, билгеле инде, Кыш бабайдан бүләк-күчтәнәчләр сораган. Бүләктәмени хикмәт?!
Кыш бабайга хат язучылар арасында балалар бакчаларына йөрүчеләрдән башлап 90 яшен тутырган әбиләргә кадәр бар иде. (Өлкәннәр дә Кыш бабайга хат яза икән бит!) Уй-фикерләрен шигырь юлларына салучылар да булды. Бик күпләр хатларында дөньяга тынычлык сораган. 
Кыш бабайга иң беренче булып хат “юллаган” һәм язмасында урта һәм өлкән буын вәкилләренең хис-кичерешләрен чагылдырган Миләүшә Хәсәнованы акциянең җиңүчесе дип билгеләдек. Мөслим-информ белән даими элемтәдә яшәүче Миләүшәгә бүләкне Яңа ел алдыннан тапшырдык. “Мин бу китап турында күптәннән хыяллана идем”, – диде ул Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Татар милли ашлары” китабын алганда. Шулай, могҗизага чын күңелдән ышанучыларның теләкләре чынга аша ул! Безнең акция турында ишетеп, Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче 90 яшьлек Зәйнәп Гайнетдинованы Кыш бабай исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова тәбрикләде. Кыш бабайга Дусайдан шигъри юллар белән хат язган 85 яшьлек Халидә Әхмәтованың да теләге кабул булды – Яңа ел алдыннан Дусай авылында ремонттан соң мәдәният йорты ачылды.
Мөслимдә яшәүче Лилия һәм Артур Асылгәрәевләрнең балалары исеменнән язылган хат та игътибарны җәлеп итте. Артур ноябрьдә мобилизацияләнде. Аның 6 яшьлек улы Тимур һәм 4 яшен тутырган кызы Каролина Кыш бабайга һәм могҗизалар булуына чын күңелдән ышана. Кыш бабайны көткән арада, чыршы янына басып, шигырьләрен кабат-кабат сөйләделәр.
– Тимурыбыз әтисе киткәннән соң кинәт үсеп, җитдиләнеп калды. Табигый инстинкт үзенекен итәдер. Ир кеше илен, гаиләсен якларга тиеш, дигән фикер Тимурны да читләтеп узмады. Моңа кадәр гел әтисе алдыннан төшмәгән Каролина исә, киресенчә, үзсүзләнеп, көйсезләнебрәк тора. Балалар әтиләрен бик нык сагына, – ди Артурның әнисе Нина Асылгәрәева.
Ниһаять, ишектә Кыш бабай белән Кар кызы күренде. Балалар сөенечтән сикерә-йөгерә аны каршы алды. Арып-талып килгән бабакай урындыкка утырганчы ук, балалар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә шигырьләрен сөйләде. Кыш бабай аларга матур теләкләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды. Балаларның: “Әтиебез тизрәк өйгә кайтсын иде”, – дигән теләкләрен дә ишетте кебек.
Нина ханымның эчендә ут уйнаса, күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәсә дә, теләкләрен җиткерерлек көч тапты.
– Барлык райондашларыбызны Яңа ел белән тәбрик итәм. Мобилизацияләнгән райондашларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Өйдә зарыгып көтүчеләргә сабырлык бирсен! Яңа ел тынычлык алып килсен! Әниләрнең, балаларның күз яшьләре кипсен иде. Балаларга – бәхетле балачак, әниләренә, якыннарына куанычлы очрашулар телим, – диде ул.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле абыйсына ярдәм итүен сораган Ислам Хәйбрахмановның хатына да битараф калмады Кыш бабай. Шушы көннәрдә әлеге гаиләгә барып, Исламны һәм аның бертуганнарын күчтәнәчләр белән сөендереп кайтты. Михайловка балалар бакчасына йөрүче балаларның үтенечен истә тотып, Мөслим-информ коллективы бакчага китаплар бүләк итәргә булды. Татар һәм рус телләрендәге китаплар озакламый хуҗаларына барып җитәчәк.
Тамчыдан күл җыела, ди халык. “Кыш бабайга хат” акциясен игълан итүебезнең максаты бүләк өләшү түгел иде, югыйсә. Балаларның һәм әбекәйләрнең ихлас-самими теләкләренә битараф кала алмадык. Безнең уй-ниятләребезне аңлап, райондашларыбызга бәйрәм кәефе бүләк итү, могҗизага ышаныч уяту өчен тырышкан Марина Бәдретдиновага, Кыш бабай белән Кар кызы рольләрен башкарган сәнгать мәктәбе, “Мизгел” яшьләр үзәге хезмәткәрләренә һәм риясыз ярдәм иткән иганәчеләргә (изге гамәлләр, игелек кылу да “йогышлы” икән бит!) чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Кылган игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын!
Хатларның күпчелегендәге теләкләргә кушылып, ил-көннәргә тынычлык, иминлек телибез. Күркәм гамәлләр белән башланган ел уңышлы, хәерхаклы булсын!

Римма Афзалова, Наилә Сәләхова.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X