Изге Троица – халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе
Бәйрәмнәр

Изге Троица – халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе

Чара ахырында уллары МХО зонасында хезмәт итүче әти-әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды

Рус Шуган авылында быел да зурлап Троица бәйрәме үткәрелде. Район башлыгы урынбасары, Рус Шуган авыл җирлеге кураторы Рамил Мөхсинов бәйрәмдә катнашучыларга җылы котлау сүзләре җиткерде. Бәйрәмдә авыл кттапханәчесе Ирина Коткованы да зурлап лаеклы ялга озаттылар. 

-Һәр елны Изге Троицаны шулай зурлап бәйрәм итәбез. Бәйрәм авылдашларны, чит җирләрдә яшәүче бик күп якташларны туган якка тартып кайтара. Изге Троица белән барыгызны да тәбрик итәм, - диде авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Бәйрәм “Черемушки” ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Чара ахырында уллары МХО зонасында хезмәт итүче әти-әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Лилия Шәймиева репортажы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев