Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бәйрәмнәр

Яңа Усыда Питрау бәйрәме узды

Авыл җирлеге башлыгы Галина Романова барлык кунакларны сәламләп күңелле бәйрәмнәр теләде

Яңа Усы авылында узучы Питрау бәйрәме бик күп райондашларны үзенә җыя. Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре бердәм һәм дус булып бәйрәм итәләр. Быел да бәйрәмгә бик күп кунаклар килде.

Бәйрәм тамашасы Яңа Усы авылына нигез салыну вакыйгасын гәүдәләндергән театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Галина Романова барлык кунакларны сәламләп күңелле бәйрәмнәр теләде, бәйрәмгә килгән иң олы яшьтәге апа һәм абыйга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Район башлыгы Альберт Хуҗин керәшен халкының Питрау бәйрәме белән тәбрикләп, бәйрәм котлауларын җиткерде. Бәйрәм чарасы төрле кызыклы уеннар, җыр-быю белән дәвам итте.

Рәмилә Сәләмова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев