Яңа ел бәйрәмнәрендә ”Полиция Кыш бабае” акциясе үткәрелде
Акция барышында полиция хезмәткәрләре авыр һәм акча кереме аз булган Баек, Яңа Усы, Мәлләтамак, Метрәй, Иске Карамалы авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләрдәге балалар өчен бәйрәм пакетлары тапшырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә ”Полиция Кыш бабае” акциясен үткәрде.
Хокук тәртибен саклаучылар, мундирларын кышкы могҗизалы бәйрәм персонажлары костюмнарына алыштырып, тәртип бозган һәм артык шук кечкенә малайлар һәм кызлар янына барды һәм аларга бүләкләр өләште.
Акция барышында полиция хезмәткәрләре авыр һәм акча кереме аз булган Баек, Яңа Усы, Мәлләтамак, Метрәй, Иске Карамалы авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләрдәге балалар өчен бәйрәм пакетлары тапшырды. Мондый пакетларны 8 гаиләдән барлыгы 15 бала алды.
Фотолар - район эчке эшләр бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев