Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Гаилә бәйрәме узды (фоторепортаж)

Президентыбыз В.Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте.

Ныклы гаилә — ныклы дәүләт дигән сүз ул. Гаилә — җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә — рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул.

Шушы уңайдан, бүген Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә "Яңа ел уеннары" дип исемләнгән гаилә бәйрәме уздырганнар. 

"Чарада концерт номерлары, уеннар оештырылды. Кунакларга коймак белән чәй тәкъдим ителде. 

Әлеге чара гаилә белән горурлану хисе тәрбияләү, ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә әгъзаларына карата һәрвакыт яхшы, җылы карашта булырга өйрәтүне үз эченә алды", - дип хәбәр итә мәктәп директоры Гөлшат Галиева.

Фотолар - мәктәп архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев