Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Фестиваль йолдызлар кабыза (фоторепортаж)

Мөслим сәхнәсендә “Созвездие – Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең зона этабы үтте.

Чирек гасырлык тарихы булган “Йолдызлык” фестивале хәрәкәте һәр елны сәхнәне балалар, яшьләр авазына күмә. Күпмилләтле республикабызның милли проектына әверелгән сәнгать бәйрәменең зона этабы быел Мөслимдә үтте. 5-6 март көннәрендә фестиваль Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе, Мөслим районнарының талантлы балаларын һәм яшьләрен З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортына җыйды. 

– Шундый көчле фестивальнең, ниһаять, Мөслим районында узуына чиксез куанам. Әлеге фестиваль уникальлеге белән таң калдыра, чөнки аның җаны бар, биредә гадел хөкем итәләр, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. 

“Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов Мөслим районына килүе белән үзен бәхетле тоюын әйтте. 

– Фестивальнең җаны ул – сезнең талантыгыз. Нәкъ менә зона этабы – рухи планда бик саф! Алты ел элек фестиваль яңа югарылыкка күтәрелде. Әле дә хәтерлим: Мөслим, Актаныш районнарының биюче балаларыннан күтәрелгән яктылыктан әсәрләнеп, күзләребезгә яшьләр килгән иде. Сез ул вакытта нәни, әмма якты ут кебек кабындыгыз. Фестивальдә нинди урын алу мөһим түгел. Эшебезнең төп мәгънәсе – сезнең күңелләрдә туучы яктылыкта, әбиләрегезнең бишек җырларыннан килүче матурлыкта. Мин сезнең талантыгызны бөтен планетабыз күрүен телим, шуның турында хыялланам, – диде ул. – Безнең эшебезнең әһәмияте шунда: без илебезнең якты киләчәген – милли элитаны әзерлибез. Үзләре турында кайгыртуны күргән буынның мәхәббәте дәүләтебезне ун, йөз мәртәбә ныклырак һәм матуррак итәчәгенә ышанабыз.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 14 март санында укыгыз

Равил Тимкин, Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев