Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Балалар өчен Ураза бәйрәме

«Яшьлек» спорт комплексында балалар өчен ураза бәйрәме оештырылды.

Ураза бәйрәме балалар өчен “Яшьлек” спорт комплексында оештырылды. Чара “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Коръән хафиз Абдулла Әүхәдиевның Коръән аятьләре укуы белән башланды. Имам-хатыйп Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин дога кылып, чараны ачып, тәбрикләүләрен җиткерде. Район Советы аппарат җитәкчесе Ринат Гарипов балаларга уеннарда актив катнашуларын, күп итеп бүләкләр отуларын теләде. Чараның рәсми өлешендә "Минем Рамазан аем” бәйгесенә нәтиҗәләр  ясалды, җиңүчеләр игълан ителде. Уеннарның тәртибен Рифат хәзрәт Сибгатуллин аңлатты. Уеннарда катнашкан һәр балага “Бәрәкәт” жетоннары бирелде. Шушында ук жетонны бүләккә алмаштыру мөмкинлеге тудырылган иде. 

Балалар бәйрәмен оештыручыларның берсе, Ринас хәзрәт Нәбиев, бәйрәмне нинди максаттан үткәрүләрен ачыклап китте.

- Ел саен Ураза гаетендә балаларны сөендерергә тырышабыз. Район күләмендә оештырылган бу чара балаларның күңелләрендә уелып калсын, бу бәйрәмне белсеннәр өчен үткәрелә. Ай дәвамында “Минем Рамазан аем” конкурсы оештырылды, җиңүчеләргә саллы гына бүләкләр әзерләнде. Шушы бүләкләрне күреп, киләсе елга тагын да күбрәк бала катнашыр, дип өметләнәбез. Ни аяныч, балаларыбыз дини бәйрәмнәребезне белмиләр. Шуңа күрә, мөмкин булганча  Ураза, Корбан гаетләренә өлкәннәр балалар белән килсеннәр иде, - диде ул.

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев