Авылларда Карга боткасы бәйрәме уздырдылар
Бәйрәмнәр

Авылларда Карга боткасы бәйрәме уздырдылар

Милли гореф-гадәтләребез, бәйрәм-йолаларыбыз халкыбыз күңелендә яшәсен, югалмасын иде.

1 май көнне авыл мәдәният учакларында традицион рәвештә үткәрелеп килүче Карга боткасы бәйрәме узды.

- Иртән иртүк балалар өйдән-өйгә йөреп, такмаклар әйтешеп, тәм-том жыеп, халыкны карга боткасына дәштеләр. Аннары ботка пешереп, сыйланып, халкыбызның төрле милли уеннарын уйнап, җырлап, биеп, күңел ачтылар. Ә калган ботканы еллар имин килсен, уңышлар мул булсын дигән теләк белән кошларга калдырып, өйләргә таралыштылар, – дип хәбәр итә район мәдәният йорты методисты Ләйсән Муллагалиева.

Милли гореф-гадәтләребез, бәйрәм-йолаларыбыз халкыбыз күңелендә яшәсен, югалмасын иде.

 Фотоларны Ләйсән Муллагалиева тәкъдим итте.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


бәйрәм

Нет комментариев