Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ат чабышы - Сабантуйның иң матур мизгелләренең берсе (+фоторепортаж)

Быелгы бәйрәмдә алты заездда 34 ат катнашты.

Ат чабышы - Сабантуйның иң матур мизгелләренең берсе. Быелгы бәйрәмдә алты заездда 34 ат катнашты. Татарстанда туган юртаклар арасында беренче урынны Голд Принц кушаматлы ат яулады. Җайдагы - Фазаил Вәлиев. Икенче урында - Мөхәмәтдин Хәертдиновның Задающий Ритм кушаматлы аты. Өченче урында - Сарман районыннан Гамлет кушаматлы юртак.

Мөслимнең ат-спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар иярләгән юртаклар арасында Зита кушаматлы ат беренче килде.

Россиядә һәм чит илдә туган юртаклар арасында беренче өчлектә Памир ( җайдагы - Фазаил Вәлиев), Арчбольд Ганновер ( Мәхмүт Баһаветдинов) һәм Лебенсон Гановер (Алексей Скворцов).

4 яшькә кадәр юртаклар арасында да Фазаил Вәлиевнең Падишаһ кушаматлы аты җиңүче булды. Икенче урында Даймона Люк кушаматлы юртак белән Мәхмүт Баһаветдинов, өченче урында - Оренбургтан килгән юртак.

Чабышкылар арасында беренче урынны Сарманнан Фиалка кушаматлы ат яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев