Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әхлак

Хокукларны да, бурычларны да белергә кирәк

Үз бурычларын үтәмәүче әти-әниләр һәм хокук бозучы балалар ведомствоара исәпкә куела.

Район башкарма комитеты каршындагы балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы үтте. Мондый утырышта комиссия әгъзалары гына түгел, техникум, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары да катнаша, видеоконфенренция режимында авыл җирлекләре башлыклары да тыңлый. Утырышны комиссия рәисе – Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова алып барды.

Районда 13 гаилә ведомствоара исәптә тора. Аларда 27 бала тәрбияләнә. Әлеге гаиләләрнең унбере спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы сәбәпле исәпкә куелган. Комиссия һәм профилактика субъектлары, ягъни авыл башлыклары, мәктәп җитәкчелеге әлеге гаиләләрне даими контрольдә тота: өйләренә бара, балаларның мәктәпкә яки бакчага ничек йөрүе белән кызыксына. Һәр гаилә белән индивидуаль эш алып барыла. Комиссия күпвакыт әти-әниләрне эшкә урнаштыру, психологик ярдәм күрсәтү, спиртлы эчемлекләр кулланучыларны дәвалау, эшкә урнаштыру кебек вазыйфаларны да башкара.

Римма Афзалова

Римма Афзалова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев