Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әхлак

Яшьләр иген басуына зыян салган

Видеоязмадан күренгәнчә, егетләр мотоцикл белән басуда төрле маневрлар ясый.

“Туган як” агрофирмасы генераль директоры Раил Җиһангировның социаль челтәрләрдәге фотолары һәм видеоязмасы күңелемне тетрәндерде. Анда яшьләрнең агрофирманың матур булып үсеп килүче уҗым басуын мотоцикл белән таптавы тасвирланган иде. 

– Эх, эләктереп алып, арт якларын сыек чыбык белән “сыйпарга” иде, – дигән уй килде.

“Балалар бит, аңламыйлар”, – дияр идең, буй-сыннары икмәкнең кайда һәм ничек үсүен аңларлык яшьтә икәнен күрсәтә. Шәһәрнекеләр түгел бит, шушы җирлектә туып-үскән балалар

Икмәкнең агачта үсмәгәнен беләләр. Газета, радио-телевидение аша игенчеләрнең яхшы уңыш алу өчен күпме хезмәт куюлары, ничек эшләүләре хакында даими язып, күрсәтеп торабыз югыйсә. Икмәк үстерү өчен күпме хезмәт таләп ителүен күз алларына да китерми бу балалар! Егетләр болай эшләмәс! Егетлек түгел бу, юньсезлек! 

– Өч басуны да шулай “бизәкләп”, “матурлап” чыкканнар, – ди “Туган як” агрофирмасының генераль директоры Раил Җиһангиров.

– Әтиләре, абыйлары күз карасыдай саклап үстергән икмәкне вәхшиләрчә харап иткәннәр. Кара исәп белән генә дә 30 мең сумнан күбрәк зыян салганнар. Егетләрнең Югары Табын авылыннан булуларын белдек. Авылда туып-үскән балалар да шулай кылангач инде!..

Мондый вәхшилек бүтән кабатламасын, балалар әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәсен иде.

Фәридә Гайнетдинова

Раил Җиһангиров фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев