Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әхлак

Балалар бәла тудырмасын

Балигъ булмаган балаларның тәртип бозу очраклары ачыкланды

“Яшьлек” спорт комплексында балалар өчен ясалган карусельне ватканнар. Кемнәр диген? Балалар! Балалар өчен ясалган уен мәйданчыгын балалар үзләре үк ваткан. Гаҗәп тоела, әмма факт. Балалар өчен ата-аналар җавап тотачак.

Шунысы бар: балаларның район милкен вату, җимерү очраклары соңгы арада күбәйде. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә дә берничә баланың эше каралды. Алар балалар бакчасында уен мәйданчыгын ваткан! Мәктәпкәчә яшьтәге балалар кереп баскач, комиссия әгъзалары гаҗәпләнү катыш курку (киләчәк өчен курку) хисләре кичергәндер. Сабыйларча беркатлылык белән: “Без түбәгә мендек. Таш атып уйнадык”, – дип торган сабыйларга ни әйтәсең?!

Берничә ел элек Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында вандаллык очраклары булды. Мемориаль комплекстагы яктырткычларны ватучыларның балалар булуына күпләр ышанмады. Безнең балалар болай эшли алмый, дип уйладык. Әмма видеокүзәтү камералары теркәгән язмалар бу эшне яшүсмерләрнең башкаруын дәлилләде.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев