Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Универсал Рамил

Рамил Дәүләтшин үз бәхетен туган җирендә тапкан.

Мәктәпне тәмамлагач, Мөслим һөнәри училищесында тракторчы-машинист белгечлеген ала Рамил. Хезмәт практикасын училищеның тәҗрибә участогында үтә. Студентлар үзләре чәчә, үзләре үк икмәкне урып-җыюда катнаша. Рамил «МТЗ-82» тракторында эшли. 

Укуын тәмамлагач, Рамилгә берничә хуҗалык эш тәкъдим итә. Тик диплом алганның икенче көнендә үк егеткә хәрби хезмәткә чакыру килә. Түбән Новгород шәһәрендә армия мәктәбе узгач Рамил «Исламов» фермер хуҗалыгына эшкә керә.

— Әтием гомере буе тракторда эшләде. Үсмер чакта мин дә әтигә ияреп эшкә бара идем. 12 яшемдә «Т-40» тракторында эшләп карадым. Әти ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе ишегалдында бодай эттерә иде. Мин дә, кызыгып, трактор йөртеп карадым. Шуннан бирле җәйге каникулларда әти белән бергә эшли башладым. Абыем да һөнәре буенча механизатор, — ди Рамил. — Заманча техника уңайлы, махсус киемнәр дә бирелә. Әти трактор маена батып кайта иде, аның кулларыннан килгән искә кадәр якын! Үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Сыйныфташларым, дусларым шәһәргә киткәндә, мин авылда калачагымны төгәл белә идем. Һөнәр сайлаганда икеләнү булмады. Эштән көтеп алучы тормыш иптәшем, кызым бар. Авылда вакыт узганы да сизелми.

Мөслимдә «Август-Мөслим» агрофирмасы оешкач, Рамил шунда эшли башлый. 2018 елдан бирле ул «Клаас-аксион» тракторында эшли. Бүгенге көндә агрофирманың Вәрәшбаш янындагы рапс басуында ашлама кертә.— Рамил — универсаллар рәтендә. Иртә яздан трактор белән җир эшкәртә, ашлама ташый. Аннан механизаторлар техника ремонтлый, уҗымнарны тукландыра.

Рамил быел 1550 гектар мәйданда көнбагыш һәм кукуруз чәчте. Урып-җыю чорында ашлыкны җиңсәләргә тутыруда, "КамАЗ«ларга төяүдә эшли. Бүген механизаторларыбыз терлек азыгы әзерләүдә катнаша, — ди «Август-Мөслим» агрофирмасының баш инженеры Сергей Чернышов. 

Һөнәре буенча комбайнчы булмаса да, бу төр техниканы да иярләргә туры килә Рамилгә. Карусыз, тырыш егетне юкка гына «универсал» димиләр.
— Без эшләп ашарга күнеккән. Шул вакытта гына ипекәйнең кадерен аңлыйсың. Механизаторның бу чорда иң зур шатлыгы — һава торышының уңай торуы. Тукай әйтмешли, яңгыр вакытында явып, җил вакытында искәндә, мул уңыш алырга өмет бар, — ди Рамил Дәүләтшин.


Фото — Рамил Дәүләтшинның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев