Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авылым уңганнары

Тырышларның табыны сыйлы

Тугаш авылында гомер итүче Гөлүсә Мөхәмәдишина күпләп казлар үстерә. Быел 100 каз алган ул

– Татар кешесе гомергә каз асрады. Элек тә кош-корт тоттык, тик 100әр каз үстергән булмады. Биш-алты ел инде 100 баштан киметкән юк. Фермер Ирек Хәмәдишиннан иртә яздан ике атналык бәбкәләр алып үстерәбез. Май азагы-июнь башында алар инде чабыша башлый. Казларны кызым Ләйсән, оныкларым белән бергәләп үстерәбез. Берүзеңә генә бу кадәр каз асрау бик авырга туры килә, – ди Гөлүсә апа.

Гөлүсә Мөхәмәдишина үз көченә ышана, шуңа дәүләттән ярдәм алмый. Казлар өчен көн саен зур казанда бодай, арпа пешерәләр. Җирлектәге шәхси фермерлардан ашлык сатып алалар. Үзләре үстергән бәрәңге дә әрәм булмый, кош-корт ашату өчен тотыла. Пешерелгән ризык ашап үскән терлекнең һәм кош-кортның да ите тәмле була.

– Безнең казлар алтышар ай йөри. Кеше кебек өч айда гына үстерә алмыйбыз. Базарга барып каз сатып утырган юк. Белгән кеше өйгә килеп алып китә. Туйларга, никахларга пешереп, бизәп тә бирәбез. Каклап, тозлап та сатабыз. Каз мамыгыннан ясалган мендәрләргә дә сорау зур. Андый мендәрдә йоклау тәнгә сихәт, җанга шифа бирә. Бер каздан 200 грамм тирәсе мамык чыга. Уртача зурлыктагы бер мендәр ясау өчен ун казның мамыгы кулланыла. Йолкыганнан соң мамыкны чистартабыз, юабыз, киптерәбез. Бик мәшәкатьле эш ул. Каз тотуның файдасын, акча тәмен белгәч, оныкларым Гөлсинә белән Аделина да: “Әби, без дә ярдәм итәбез”, – дип кенә тора. Балалар белән 200 каз үстергән дә булды, – ди Гөлүсә апа.

Гөлүсә апаны авылдашлары тегүче, чәкчәк, кош теле пешерү остасы буларак та белә. Кечкенәдән аш-суга осталыгы булган райондашыбыз, лаеклы ялда булуына карамастан, Түбән Табын мәктәбендә пешекче булып эшли. Әлеге вазыйфада ул 31 ел хезмәт куя.

– Күпләп каз тотуга уйламаганда кереп киттек. Әзрәк акча булыр дип башланган эш бу. Оныкларга ярдәм итәсе килә. Аларның кызыга торган, матур киемнәр киясе, тәмле ашыйсы килгән чагы бит. Олы мал тоту шактый чыгымлы, саламын, печәнен әзерләргә кирәк. Казчылык минем өчен бик якын, әнкәй дә гомер буе казлар асрады. Татар халкының матур гореф-гадәтләренә тугры калып, казларны өмә белән суеп эшкәртәбез: ишегалды өч көн гөжләп тора! – ди Гөлүсә апа.

Гөлүсә Мөхәмәдишинаның кызы Ләйсән Түбән Табын мәктәбендә хужалык мөдире һәм тәрбияче булып эшли. Пешекче, башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм тәрбияче һөнәрләренә ия Ләйсән – казлар үстерүдә әнисенең төп ярдәмчесе.

– Күпләп казлар үстерү өчен зур, иркен урын кирәк. Бакчаны бүлеп, бәбкәләр үстерү өчен махсус урын ясадык. Казлар үстерү бик кулай, шулай да бәпкәләрне карга-козгыннан сакларга кирәк. Казлар үстерүнең төп мәшәкате – чиста итеп эшкәртү һәм вакытында сатып өлгерү. Казларга ихтыяҗ артты хәзер. Элек Яңа ел табынының төп ризыгы буларак, казларны бәйрәм алдыннан гына сорый башласалар, хәзер ул ел әйләнәсе кирәк, – ди Ләйсән.

Фото – Г.Мөхәмәдишинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев