Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

“Таш булып яттым”

Вәрәшбаш авыл җирлеге уңганнары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Һәр йортта тырыш, уңган гаиләләр гомер кичерә. Гаиләнең татулыгы исә күп очракта хатын-кыздан тора.

Резеда Ганиева – Азнакай районының Чалпы авылы кызы. Булачак тормыш иптәше белән ул юллама белән Мөслимгә эшкә кайткач таныша.
– Казан фармацевтика училищесын тәмамлап, Мөслим хастаханәсенә эшкә кайттым. Лаборатория бүлегендә эшләгәндә кан анализлары тапшырырга килгән Ринат исемле егет белән таныштык. Вәрәшбашка килен булып төшкәнемә 30 ел вакыт узды. Төрле тәрбия алган егет белән кыз кавышып, гаилә корып яшәгәндә икесеннән дә сабырлык сорала. Кайнанам мине үз кызы кебек кабул итте. Аңлашып яшәдек, өйдәге чүпне тышка чыгармадык. Бүген әнкәйгә 88 яшь. Ул булмаса, дөньяда нур булмас төсле, – ди Резеда апа.

Ислам дине кушканча гомер кичерүче Ганиевлар – авылда үрнәк гаиләләрнең берсе.

– Ир белән хатын бер сүздә булып яшәгәндә генә бәрәкәтле мул тормыш төзеп була. Резедам – бу йортта өченче буын килен. Кайнанам Сәбхиямалның: “Миннән васыять: нигезне ташлама, килен!” – дип әйтеп калдырган сүзләре бүген дә колагымда яңгырап тора. Бик тырыш кеше иде. Яланда каз мамыгын җыеп, кунакларны утыртырга дип, кечкенә мендәрчекләр ясый иде. Көтү куганчы дару үләннәре җыеп кайтырга, тәмле ашлар пешерергә җитешә иде. Кайнанам белән бик тату яшәдек, Резеда да бианай туфрагыннан булды. Инде оныгыбызны кияүгә бирдек. Кияү балакайга: “Бер-берегезгә “матурым” дип кенә дәшегез!” – дип киңәш бирәм.  Тормыш ничек тә үтә ул, матур яшәргә кирәк, – ди Нәкыя апа.

Авылда эшне тавык та чүпләп бетерә алмый, дип юкка гына әйтмиләр. Резеда апа килен булып төшкәндә йортта өч сыер, үгезләр, ихата тулы кош-корт була.

– Иртәнге дүрттән торып сыерлар савып, сөт тапшырып, өйдәге башка эшләрне башкарып, эшкә чаба идек. Ул вакытта умарталар да тота идек. Сарыклар да күп иде. Җитештек, зарланмадык. Эш биргәнгә Аллаһ көч-куәт тә бирә. Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстердек. Килен ире йортына таш булып ятарга тиеш. Кайнанаңны яратсаң, ул да сине якын итәчәк. Без әни белән һәрвакыт бер сүздә булдык, Ринатны бергәләп “җиңә” идек, – дип елмая Резеда Ганиева.

Резеда апаның сүзләрен тормыш иптәше Ринат абый да куәтли:

– Резеданы таныштырырга алып кайткач: “Әнкәй, кызыңа охшаган килен алып кайттым!” – дидем. Гөлфирә апама ике тамчы су кебек охшаган кызны күреп, авыл халкы: “Үзләренең берәр туганы түгел микән бу кыз?!” – дип аптыраган хәтта. Резеда Вәрәшбашны һәм авыл халкын бар күңеле белән яратты, җирлеккә тиз ияләште. Район үзәгенә йөреп эшләгәч, уңайлы булсын дип, машина алдым үзенә, – ди Ринат абый, якыннары белән горурланып.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев