Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Спортчы ул – Олимпия уты кебек

Иске Карамалы авылыннан әтиле-уллы Илһам һәм Ислам Хамматуллиннар спортка мөкиббән. Илһам кечкенәдән спорт белән мавыга. Авыл малайларына хас үҗәтлек белән спортның барлык төрләрендә дә диярлек активлык күрсәтә ул.

Мәктәпне тәмамлагач, Илһамның укуын спорт юнәлешендә дәвам итәчәгенә берәү дә шикләнми. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап, Күбәк урта мәктәбенә эшкә кайта егет.

– Физкультура укытучысы укучыларда үз фәненә мәхәббәт уятырга теләсә, характер ныклыгы белән башкаларны да спортка җәлеп итәргә тиеш. Мәктәптә укыганда һәр егет өчен физик тәрбия укытучысы өлге, үрнәк була. Укытучыбыз Марсель Юнысов нәкъ шундый иде. Аның йогынтысында чаңгы спорты, татарча көрәш, соңрак армрестлинг белән шөгыльләнә башладым. Спорт белән бәйле тормыш җиңел булмаса да, ул кешене рухи яктан ныгыта, көчле итә, – ди Илһам.

Мәктәптә эшләгәндә Илһам татарча көрәш түгәрәге дә алып бара. Аның кул астында шөгыльләнгән малайлар сабантуйларда һәрвакыт призлы урыннар яулый. Тренерлык эше белән беррәттән, гер күтәрү һәм кул көрәше белән дә мавыга райондашыбыз. 6 сыйныфтан башлап 30 яшенә кадәр татарча көрәш белән шөгыльләнә, 25 ел дәвамында милли бәйрәмнәрдә авыл данын яклый Илһам.

– Улымда да спортка мәхәббәт тәрбияли алуыма сөенәм. 25 елдан соң “дилбегә”не аңа ышанып тапшырдым. Тик җиңүләр җиңел бирелми! Спорт көчле, артка чигенми торган, максатчан кешеләрне ярата. Ислам ике ел элек спорт белән ныклап шөгыльләнә башлады. Ике ел рәттән Октябрь авылы сабантуенда 14-18 яшьлек үсмерләр арасында кул көрәшендә беренче урынны алды, – ди Илһам.

– Әтием миндә 2 яшьтән үк түземлелек тәрбияли, холык формалаштыра башлады. 9 яшемдә авылда Сабантуй батыры булып калгач, иңнәремә кәҗә тәкәсен салдылар. И сөендем шунда!.. Беренче җиңү мине яңа үрләргә этәрде. Спортта бирешмәүчеләр тормышта да бирешми. Әти әйтмешли, спорт ихтыяр көче тәрбияләргә ярдәм итә, – ди Ислам.

Исламны авылда “кул батыры” дип йөртәләр. Былтыр ул кул көрәшендә рекорд куйган. Кул көрәше буенча авыл мәктәпләре арасында, соңыннан берничә авылның сабантуенда, районда үткән ярышларда 65 килограмм үлчәү авырлыгында җиңүче булган. Райондашыбыз “Алдынгылар хәрәкәте”ндә дә катнаша. Яшьтәшләре арасында ул – лидер.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз

Фото – Хамматуллинарның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев