Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Авылым уңганнары

Шәхси музее бар

Мәрьям Саламаеваны мөслимлеләр умартачы, тәҗрибәле зоотехник буларак белә

Райондашыбызның һөнәрләре моның белән генә бетми әле. Ихатасында шәхси музеен булдырган ул, анда бик күп борынгы әйберләр урын алган. Алар арасында җиз самавырлар, күмер үтүкләре, башка бик күп истәлекле әйберләр бар.

– Кеше гомеренең иң күңелле һәм онытылмас вакыты ул – балачак. Музейдагы әйберләр балачагымның кадерле мизгелләреннән сәлам булып яңгырый төсле. Бу керогазда әнкәй бик тәмле итеп аш пешерә иде. Ул чорда газ плитәсен алыштырган әлеге җиһаз бик күпләрне ашлы-сыйлы итте. Үзем күреп үскән инструментлар, савыт-саба, җиһазлар туплау уе күңелдә әллә кайчан бөреләнгән иде инде. 2000 елны хыялымны әкренләп тормышка ашыра башладым, – ди Мәрьям апа.

Шәхси музейда самавырларның гына да 17 төре бар! Патша заманыннан калганнары аеруча игътибарга лаек. Иң борынгысы 1906 елда ясалган! Самавырның эретеп язылган язуы да бар: “1906 ел. Тула. Ильяс Батыев эше”. Кыңгыраулар белән бизәлгән, патша гербы төшерелгән самавырның бик кадерле булуын әйтеп тору кирәк түгелдер.

– Музей әниебез өчен бик кадерле. Биредә әбиемнең самавырларыннан тыш, тегү машиналары да бар. Алар бизәкләп, кайберләре яссы формада эшләнгән. Үтүкләрнең дә төрлесе бар. Аларның саны 11гә җитте. Әни борынгы әйберләрне төрле җирдән алып кайта. Танышлары да алып килә. Кайбер әйберләрне Артур энем Әлмәттән дус егетләре аша юнәтте. 1940-1947 елларда эшләнгән самавырлар, тегү машиналарының бүгенге көндә дә сыйфатларын югалтмавына шаккатмалы. Алар бүген дә эшли! – ди Мәрьям апаның кызы Надя.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 16 май саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев