Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Сарыкның симезлеген артына карап билгелиләр

Тамьян авылыннан Айдар Шакиров шәхси хуҗалыгында шактый күп сарык асрый.

Тамьян авылында Айдар Шакировның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булып кайттык. Айдар әфәнде үзе каршы алып, иң элек йорт-тирәсен, абзарларны күрсәтеп чыкты. Ишегалдын үтеп, абзарга таба барабыз. Шунда ул, шаярып: “Монысы көтүче ат”, – дип, Кытай матаена төртеп күрсәтте. Замана фермерларының атлары да заманча шул.

Айдар Шакиров үз хуҗалыгында 500дән артык сарык асрый. Хуҗалык – йорт янәшәсендә. Биредә бер сыер, бозаулар да бар. Сарыклары гади түгел, токымлы. Ул аларны үз вакытында читтән алып кайткан.

– Яшь чакта Әфганстанда хезмәт иткәндә курдюклы сарык ите ашап карадым һәм бик ошаттым. Безнең бу төп йортта әти-әниләр гади сарык асрый иде. Ә минем Әфганстанда күргән сарыкларны үрчетәсем килде. 1994 елда, КамАЗда эшләгән чакта, Казахстаннан өч баш ана сарык, бер баш тәкә алып кайттым. Ул вакытта Татарстанда курдюклы сарыклар юк иде әле, – дип сөйли фермер.

Ник курдюклы сарыклар дигәндә, мондый сарыкның ите сусыл була. Курдюк мае файдалы, төрле витаминнарга бай һәм кыйммәт йөри. Аш-су әзерләүдә, медицинада, косметологиядә киң кулланыла. Курдюк мае сарыкның арт санына җыела һәм хайванның симезлеген шуңа карап билгеләп була.

Сарыклар иртән көтүгә чыгып китә. Алгы абзарда берничә генә сарык кала. Болар – 3-4 көн, бер атна элек бәрән китергән “яшь аналар”. Ике атнадан соң бәрәннәр көтүгә чыгачак. Сарыклар биш айга – бер бәрән, сирәк кенә икене дә алып кайта.

Бер яшькә кадәрге бер сарык 20- 25 килограмм ит бирә. Сарык итен мөслимлеләр дә, Минзәлә, башка якын- тирә районнардан килеп алалар, ди Айдар Шакиров. Корбан гаетенә 90 сарык суйганнар. Нигездә иткә саталар, әмма нәселгә дип тереләй алучылар да булгалый.

– Һәртөрле хайванның үз көе бар. Бар нәрсәне белеп торырга, авыруларны алдан кисәтергә кирәк. Май ахыры-июнь башында махсус машинка ярдәмендә сарыкларның йонын алабыз. Шул ук вакытта талпанга, эчендәге суалчаннарга каршы прививка ясала. Ветеринария клиникаларыннан кирәкле даруларны алып, прививканы үзем ясыйм. Кирәк булганда, белгечләргә мөрәҗәгать итәм. Кайберләренең колагында номеры булмаса, номер да сугыла. Бу эшне туганнар, дуслар, авылдашлар белән бергә җыелып, өмә итеп башкарабыз. Тормыш иптәшем, улым, кызым хуҗалыкта һәрвакыт ярдәм итә, – ди Айдар Шакиров.

Сарыклар – мөстәкыйль хайваннар. Көтүгә арткы капкадан үзләре чыгып китә, кич үзләре кайта икән. Аларга көтүче дә кирәкми. Хуҗа, төшке аш тирәсендә болынга барып, сарыкларны бинокль аша күзәтеп кайта да, шуның белән бетте. “Ихатага юлны беләләр”, ди. Хайваннар җәй көне үлән генә ашый. Кышка хуҗалыкта 350ләп рулон печән әзерләнә.

Тамьян тирәсендәге болыннар киң, әрәмәләре матур. Ык шушыннан агып үтә, кече сулыклар да бар. Монда хайван үстерү өчен шартлар искиткеч әйбәт. Машина белән арлы-бирле йөреп, көтүне көчкә эзләп таптык. Эзләгән арада Айдар әфәнде туган җиренә соклану белдерде. “Бездәге ирек бер җирдә дә юк. Җәй көне Ыкта су керәбез, көймәдә йөрибез, кыш көне снегоходта чабабыз”, – дип сөйләде ул. Күренеп тора: ул бу җирләргә гашыйк һәм биредә үзен бәхетле итеп тоя. Әле: “Чит илләр минем өчен түгел”, – дип тә өстәде.

Көтү зур. Болынга чәчелгән 500ләп сарык, тәкә, бәрәннәр – шундый матур күренеш! Алар ак, җирән, кара төсләрдә.

– Көтүдә өч тәкә бар. Шуларның берсе – лидер, калган икесе аңа буйсына. Сарыклар бер-берсен калдырып, ташлап китми. Лидерлары туктаса – туктыйлар, ул ашаса – ашыйлар. Пеләмә тәкәләрен Балык Бистәсеннән, Зәйдән алып кайтам. Алар кыйммәт – 25-30 мең сум чамасы тора. Пеләмә тәкәсенә әйләнгәнче, бәрәннәрне башта үстерергә, аннары иң зурысын, көчлесен сайлап алырга кирәк. Андый бәрәннең ата-анасы да билгеле булу мөһим. Булачак пеләмә тәкәсенең канын алдырып, төрле авыруларга, мәсәлән, үпкә чиренә тикшерәләр. Пеләмә тәкәсе кимендә ике яшьлек булырга тиеш. Ул көтүгә җибәрелә һәм бераздан карт тәкәне алыштыра. Нәселне алыштырып тормасаң, сарыклар вакланып бетә, авырый башлый, – дип аңлатты фермер.

Хуҗалыкта эш җайга салынган. Айдар Шакиров әйтүенчә, техника җитәрлек булгач, тормыш күпкә җиңел бара. Хуҗалыкта трактор, йөк машинасы, печән чапкычлар, рулонга җыючы җайланмалар бар. Сарыклар, сыер-бозаулар асраудан тыш, Айдар Шакиров әле умартачылык белән дә шөгыльләнә. Умарталары элек күп булган, хәзер биш- алты гына калган. Эшкә карата Айдар әфәнденең үз фәлсәфәсе бар: артык күп эшләргә ярамый, вакытында ял итәргә кирәк. Һәм эшне дөрес итеп оештыра белсәң, ул үз көенә барачак.

Ләйсән Сабирова

Ләйсән Сабирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев