Пасха – Христианнарның иң зур бәйрәме
Апрель ае христиан динендәге райондашларыбыз өчен бәйрәмнәргә бай булды
Узган якшәмбедә Бәрмәнчек якшәмбесе булса, бу якшәмбедә тагын да зур бәйрәм – Пасха көтә.
Михайловка авылында гомер итүче Вера Чернышова православие динендәге барлык бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны үтәп яши. Тәрәзә төпләрендәге матур вазаларда язның беренче сәламе булып тал песиләре утыра. Йортның һәр почмагында зәвык белән эшләнгән иконалар, диварларда – чигү үрнәкләре. Вера Николаевна озын кичләрдә чигү чигеп, аларны махсус кысаларга урнаштыра.
– Пасхага кадәр төп бурыч – өйне юып чыгару, чиста пәрдәләр элү. Аннан соң бәйрәмнең махсус ризыкларын әзерләргә керешәбез. Шимбә көнендә Пасхага әзерләнә башлыйм. Кулич пешерергә әниемән һәм кайнанамның кайнанасыннан өйрәндем. 1983 елда, шушы йортка килен булып төшкәч, иремнең әбисе Мария Филатовна бик оста итеп куличлар пешерә иде. Ул вакытта куличларны кунада түгел, ә җилпучта ясыйлар иде. Камырын изеп төнгә калдырганга микән, “ночевка” дип атала иде ул савыт, – ди Вера Чернышова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 18 апрель саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев