Нәселебез белән – пешекче
“Кейтеринг” сүзе Мөслимдә дә зур популярлык алды.
Бу төр юнәлештә үзләрен сынап караучылар да, аш-су дөньясына ныклы адымнарын ясаучылар да бар. Тойгелде кызы Адилә Гыйльфанова да шундыйларның берсе. Адиләне туй, туган көннәр, юбилейларга өстәл әзерләргә бик еш чакырып алалар. Яшь булуына карамастан, әллә нинди ят ризыклар әзерләү сәләтенә ия райондашыбыз.
– Ашарга пешерергә яратмаган хатын-кызлар бар микән?! Күңел җылысын салып, фантазияңне кушып пешергән ризык аеруча татлы килеп чыга. Ашарга пешерү осталыгы миндә кечкенәдән бөреләнде. Безгә кунаклар еш килә иде, килгән кунакларны сыйлыйсы, гаҗәпләндерәсе килә бит! Башта бутербродлар белән гаҗәпләндерә башладым, аннары чират салатларга җитте, – дип сөйли Адилә.
Адиләгә пешермәс җиреннән пешерергә өйрәнергә туры килгән дисәк тә буладыр. Әти-әнисе көн-төн эштә булган кызга үзеннән кечерәк ике сеңлесенең тамак ягын да кайгыртасы! Ярый әнисе тәмле шулпасын, икенче ашын да әзерләп калдыра. Ә бит сеңелкәшләренең тәм-том, ят ризык та ашыйсы килә!
– Әнием озак еллар “Трудовик” совхозында кассир-секретарь, кадрлар бүлеге мөдире, әтием шул ук колхозда комбайнчы булып хезмәт куйды. Эш кешесе, бигрәк тә колхозда хезмәт куйган җир кешесенең алы да, ялы да юк. Ашарга пешерү, язылмаган закон буенча, минем өстә иде. Интернет барлыкка килгәч, аш-су өстәленең зәвыклы һәм никадәр “тәмле” дә булырга мөмкин икәнен аңлап алдым. Мәктәптә укыган вакытта да хезмәт дәресләре аеруча күңелле уза иде. Укытучыбыз Гүзәл Хәлимова белән бергәләп төрле ризыклар әзерләргә өйрәндек. Иң беренчесе аның винегрет иде, – дип, мәктәп елларын искә ала Адилә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 28 февраль санында укыгыз
Адилә Гыйльфанованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев